Җәмгыять
11 Июля 2019, 19:56

Имтихан өчен 17 мең сум

Башкортстанда машинада йөрү мәдәниятен үстермәкчеләр. Шул ук вакытта таныклык өчен имтихан тапшыручылардан ришвәт җыю очраклары турында хәбәрләр бар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Имтихан өчен 17 мең сум
Башкортстанның Финаслар министрлыгы машинада йөрү мәдәниятен үстерү өчен 10 миллион сум акча бүләчәк. Бу хакта Дәүләт транспорт һәм юл хуҗалыгы комитеты җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗанов белдерде. Аның сүзләренчә, ул финанслар телеэфирда күрсәтеләчәк видеороликлар төшерү, уку җайланмалары: мәктәпләр өчен 175 магнит-маркер такта, 10 электр стенд-тренажер, балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә тарату өчен 72 мең яктырткыч беләзекләр алуга китәчәк. Шулай ук автошәһәрчекләр – 6,3 миллион сум торган автофургон-тренажер алуга сарыф итәләчәк.
Әйткәндәй, бер танышым улының машинада йөрү таныклыгы алу авырлыклары турында сөйләде. Ул кагыйдәләрне тапшырган, йөртү буенча таныклык алу өчен шәһәрдә хәрәкәт итүне тапшыра алмаган. Инде өченче тапкыр барырга җыена икән. Берәү җиденчегә тапшыра, имеш. Имтихан алучының 17 мең сум акчага гына бирдерүен әйткәннәр. Бездә бөтен тармакта диярлек шундый хәлләр бара.
Читайте нас