Уфа шәһәренең иске өлешендә тарихи биналарны җимереп күпкатлы торак йортлар салу гадәти күренешкә әйләнә бара. Соңгы елларда гына да Колотов, Федоров, Кочкин, Бушмариннар һәм башка кайбер тарихи йортлар юкка чыкты. Кузнецовлар йорты хәтта төн эчендә юкка чыкты. Мәдәни мирас исемлегенә керүенә карамастан, бу йортны бер төн эчендә сүтеп алып киттеләр. Мәдәният министрлыгы моны тикшертеп тә очына чыга алмады.
9 июль Уфада Красин урамындагы йортның бер диварын сүттеләр. Бу йорт Зыя Камали яшәгән тарихи йорт урнашкан бистәнең чигендә урнашкан. Икенче яклап “Стройтек” төзелеш компаниясе күтәргән күпкатлы йортлар һәм төзелеш кайный. Бистәнең урта бер өлешендә Зыя Камали һәм Мәҗит Гафури яшәгән йорт моңсуланып утыра. Әлеге йортта яшәүче үзенең исемен атамауны әйтеп, фотога да төшүдән баш тартып бу Зыя Камали йортының сүтелүен теләвен әйтте. Аның сүзләренчә, алар бу йортта ике кеше рәсми яшәп ята. Йорт сүтелгән очракта, фатир бирергә тиешләр. Камали йорты тарихи дип калдырылса, аларга фатир бирелмәячәк.
Әлеге бистәдә “Галия” мәдрәсәсе укытучысы Сатаев яшәгән йорт та урнашкан. Ул тарихи һәйкәл буларак сакланучы биналар исемлегендә.
Бу бистәне төрле яклап кысрыклау дәвам итә. Биредә бер сәбәпсез йортның түбәсе дә янып беткән иде. Рәсми булмаган чыганаклар, төзелеш ширкәте бар йортларны, шул исәптән тарихиларны да убыр урынына йотачак дип фаразлый. Шулай итеп, очты, очты, йортлар очты дип уйнарга була.