Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль 2019, 18:21

Миллионнар урлаучы Луиза акча турында мәгълүмат бирми

Уфа эшкуарлары Луизаның адвокатлары өчен чыгымнарын күтәрергә әзер булулары турында хәбәр иткәннәр.

Миллионнар урлаучы Луиза акча турында мәгълүмат бирми
Салават шәһәрендә “Россельхозбанк”тан 24,5 миллион сум акча урлап качкан Хәйруллиннарның Казанда кулга алынуын хәбәр иткән идек. Марат Хәйруллин ике баласы белән иреккә чыгарылган, ул әлеге вакытта Салават шәһәренә кайткан. Луиза исә Уфада тикшерү изоляторында тотыла. Мәхкәмә (суд) аны ике ай ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган.
Уфа эшкуарлары Луизаның адвокатлары өчен чыгымнарын күтәрергә әзер булулары турында хәбәр иткәннәр. Бу турыда эшкуар Азамат Галин белдергән. Ул балалары өчен ярдәм итәргә булган. Галин сүзләренчә, тагын берничә эшкуар ярдәм итәргә теләк белдергән.
Зур күләмдә акча үзләштерү һәм туздыру өчен аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм булу яный. Интернетның бәйсез “Проуфу” сәхифәсе Луизаның бер кызының бабасына шалтыратуы сәбәпле эзләренә төшүләрен хәбәр итте. Аларның кызларының берсенә – 8, икенчесенә 12 яшь.
Луиза Хәйруллина темасы Андрей Малахов тапшыруында да яктыртылган иде. Анда Малахов Луиза һәм аның гаиләсе кайда качып ятуын хәбәр итүчегә 1 миллион сум акча ышандырган иде. Ул акча иясен тапмый торып калды.
Читайте нас: