27 май Салават шәһәрендә банкта эшләүче Луиза Хәйруллина зур күләмдә акча алып качкан иде. 25 июнь Луизаның атасы гаражында аларның машиналары табылуын хәбәр иттеләр. Аларның үтерелгән булу ихтималлыгы турында фаразлар да булды. Шулай ук чит илгә, Казахстанга качкан булулары мөмкин дигән фаразлар булган иде. Интернетта “беги, Луиза, беги”, ягъни “Кач, Луиза, кач” дигән хештег астында ( #runluizarun) аларга теләкләр дә булды. Алар коррупционерлар дәүләт акчаларын урлап котылып калган бер вакытта, гади хатынның зур акча кулга төшерүенә сөенеч белдереп, аларның кулга төшмәвен теләде.