Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 июль 2019, 11:24

ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНЫҢ ТАТАР БҮЛЕКЛӘРЕНӘ ГАРИЗА ТАПШЫРУЧЫЛАР КҮПМЕ?

Әле республика югары уку йортларына кабул итү кампаниясенең иң кызган мәле. Татар бүлекләренә килүчеләр күпме? Конкурс ситуациясе ничек тора? Түбәндәге язмабыз шушы сорауларга җавап бирергә тиеш.

Әле республика югары уку йортларына кабул итү кампаниясенең иң кызган мәле. Татар бүлекләренә килүчеләр күпме? Конкурс ситуациясе ничек тора? Түбәндәге язмабыз шушы сорауларга җавап бирергә тиеш.
Белүебезчә, татар бүлекләре республиканың өч югары уку йортында – Башкорт дәүләт университетында, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында һәм Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалында эшләп килә. Быел БДУ көндезге бүлеккә бюджет исәбенә 15 студент кабул итә (былтыр 14 иде). Бүгенге иртәгә татар бүлегенә барлыгы 25 гариза тапшырылган.
М. Акмулла исемендәге БДПУ “Татар теле һәм әдәбияты” бүлегенә бюджет исәбенә 12 студент кабул итә. Әлегә бирегә 13 гариза тапшырылган.
БДУның Стәрлетамак филиалындагы татар (чуваш) бүлегенә кабул итү планы 18 студент тәшкил итә. Дөрес, бу сан эченә ике милләт вәкилләре дә кергән. Әлегә бирегә 10 гариза тапшырылган.
Югары уку йортларына керергә теләүчеләрдән гаризалар 14 июльгә кадәр кабул ителә.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: