Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 июль 2019, 22:56

Чебен имтиханга комачаулый язган

Чебен имтиханга комачаулый язганБердәм дәүләт имтиханнарына йомгак ясалды. Аңа караганда, 3309 кеше имтиханнарны бирә алмаган.Йөз баллылар саны ике тапкыр арткан.

2019 елгы Бердәм дәүләт имтиханын 20 мең укучы язган иде.Шуның 3 меңнән артыгы минималь балларны җыя алмаган.
Башкортстанның мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин сүзләренә караганда, имтиханнар алу буенча 154 урын оештырылган булган. Шуларның 100е мәктәпләрдә, 43е йортларда, 11е ябык уку йортларында эшләгән.
– Имтиханнар югары оешканлыкта узды. Имтихан материаллары интернетта булмады. Тәртип бозучылар вакытында ачыкланды, – диде министр вазыйфасын башкаручы.
Аның сүзләренчә, имтиханга электрон җайланмалар алып кергән 10 кеше чыгарылып җибәрелгән. Узган елны андыйлар 16 кеше булган. 27 май география һәм математикадан имтихан биргәндә камерага чебен кунып, чараны күзәтүченең эшенә комачаулык тудырган. Анысы җитәкчеләренә шалтыратып хәлне аңлатканнан соң чебенне куып җибәргәннәр.
Читайте нас: