Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июль 2019, 22:37

Ничек 100гә җитәргә?

Безнең авылда йөзьяшәрләр гадәти хәл. Аларның ничек ул яшькә җитүләре турында киләчәктә сөйләрмен. Бүген кайбер белгечләр фикерен җиткерәм.

Ничек 100гә җитәргә?
Безнең авылда йөзьяшәрләр гадәти хәл. Аларның ничек ул яшькә җитүләре турында киләчәктә сөйләрмен. Бүген кайбер белгечләр фикерен җиткерәм.
Һинд табибы Нагендраның күзәтүләренә караганда, азрак ашарга һәм сулау ритмын киметергә кирәк.
Әгәр урта яшьләрдәге кеше минутына 15-16 тапкыр суласа, 100 яшьлек чикне үткән озын гомерлеләрдә ул 10-12 тапкыр гына күзәтелә икән.
Шулай итеп доктор Нагендра сулау ритмын минутына 5-6 тапкырга киметергә киңәш итә: шуның ярдәме белән 100 елдан да күбрәк яшәү мөмкинлеге алырсыз, ди.
Ашауга килгәндә, күп ашалган ризыкны эшкәртү өчен энергия кирәк. Галим мисал итеп монахларның тормыш рәвешен китерә. Алар бик аз ашый, еш кына ураза тоталар (сөтле һәм итле ашлар ашамыйлар). Шунлыктан, кагыйдә буларак, озак яшиләр.
Тагын бер факт: Кытайдагы озын гомерле Гуич-жоу провинциясе крестьяны 146 яшьлек Гун Лайфа ашауга бик нәзберек. Көненә ике тапкыр ашый, анда да бер ашауда ризыгы 250 граммнан артмый. Гунның буе – 145 сантиметр, ә авырлыгы – 30 килограмм чамасы. Аның каравы, һәрвакыт күтәренке күңелле, көләч. Беркайчан да дару күргәне юк, соңгы тапкыр кайчан авырганлыгын да белми икән.
Һинд галиме киңәшләреннән соң шундый фикергә килдем:
Аз сулау, аеруча, шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен файдалы. Чөнки газлы һава зыянлы.
Ә азык хакларының кыйммәт икәнлеген искә алганда, чыннан да, артыгын ашау яхшы түгел.
Кыскасы, ашамый һәм суламый гына яшәргә өйрәнергә туры килер. Бу уңайдан бер мәзәк искә төште. Элегрәк, атеизм котырган елларда күрше украин авылында сало ашап кинәнгән татар карты хуҗадан дуңгыз баласы сатып ала.
– Нәрсә ашатырга соң моңа?
– Үзең ни ашыйсың, шуны бир, – ди украин карты.
Бераздан дуңгыз баласы мәрхүм була. Татар карты кабат күрше авылга барып хәлен сөйли.
– Ә нәрсә ашаткан идең? – дип сорый украин карты.
– Нигә, чәй эчердем дә чәй эчердем, – дип әйткән ди татар карты.
Читайте нас: