Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июль 2019, 22:44

Бала алтыннан кыйммәт

Бүген Русиядә бер татар гаиләсенә 1,5 бала туры килә. Совет чорында 4 бала туры килгән. “Ике бала – бер бала, бер бала – юк бала” дигән борынгылар. Аларча фикер йөрткәндә, бүген гаиләләр баласыз булып чыга.

Бала алтыннан кыйммәт
Русия хөкүмәте җитәкчесенең социаль сәясәт буенча урынбасары, Татья́на Го́ликова илдә халыкның катастрофа хәлендә кимүен белдерде. Аның сүзләренчә, узган дүрт айда халык 149 мең кешегә кимегән. “Туу кими, ә үлем без теләгәнгә карамый үсә бара”, – диде ул.
Туу, демография, дигәннән, мин үзем белгәннәрне искә төшермәкче булдым. Шәхсән үзем дүрт балалы гаиләдә үстем. Бишенчебез кечкенә чагында мәрхүм булган. Сыйныфта 30дан артык укучы, күпчелеге күпбалалы гаиләләрдән иде. Сәлимовлар, мәсәлән, уннан артык, әниләре “Герой ана” исемен йөртә. Минем белән Заһир Сәлимов укыса, зуррак һәм түбәнрәк сыйныфта башкалары белем алды. Бай гаилә дә түгел, ләкин алар ачтан да кырылмады, киемсез дә йөрмәде. Моңа ата-аналарның эшләве һәм стабильлек сәбәпче булгандыр. Ул вакытта эшсезлек юк иде, киресенчә, берничә ай эшсез йөргән кеше “тунеядец” дип аталды. Балалар кием-салымнары да арзан иде.
Бүген минем гаиләдә ике бала үсә. Балалар киемнәре зурларныкына караганда кыйммәтрәк. Бала тапкан кеше алырга мәҗбүр, шуңа арттыралардыр. Дәүләт ул хакларны контрольдә тотмый. Кечкенә балаларны тукландыручы азыкларның да бик кыйммәт икәнлеген беләм. Пособиеләр дә юк дәрәҗәсендә иде.Бүген бераз арттырдылар.
Элек демографиягә авыллар зур өлеш кертте. Хәзер авыллар бетеп бара. Чөнки аларда эш урыны юк, хастаханәләр һәм фельдшер-акушер пунктлары, мәктәпләр ябыла.
Ә Голикова демографиягә гаҗәпләнү белдерә.
Бүген Русиядә бер татар гаиләсенә 1,5 бала туры килә. Совет чорында 4 бала туры килгән. “Ике бала – бер бала, бер бала – юк бала” дигән борынгылар. Аларча фикер йөрткәндә, бүген гаиләләр баласыз булып чыга.
Элек бала үстерү гади, табигый хәл булып исәпләнсә, бүген бала табып үстерү “роскошь”ка әйләнеп бара. Чөнки баланы табудан бигрәк, үстерү, укыту бик күп чыгымнар сорый. Аны һәркем дә күтәрә алмый. Элек машина алу “роскошь” булса, бүген бала үстерү “роскошь”.
Башка сәбәпләре дә бардыр.
Бала ул алтыннан да кыйммәт. Ата-анасы өчен. Дәүләт өчен генә...
Ә Голикова халык саны кимүгә гаҗәпләнә...
Мөнир ВАФИН
Читайте нас: