Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июль 2019, 12:18

Чик сакчыларына һәйкәл

Район җитәкчелеге һәм запастагы сержант Айдар Насыйров берләштергән төркем тәкъдиме белән чик сакчыларына һәйкәл куелды.

Күгебез аяз, тормышыбыз тыныч безнең. Зур куанычлар белән Бөек Җиңүнең 74нче якты таңын каршыладык, 75 еллыгын каршыларга җыенабыз.
Чакмагыш авылының Җиңү паркында яу кырында башын салган батыр якташларыбызның данын мәңгеләштереп обелиск куелган, Советлар Союзы геройларының бюстлары урын алган.
Мәгълүм булуынча, узган елда Чик сагы хезмәтенең 100 еллык юбилее билгеләнде. Шушы уңайдан район җитәкчелеге һәм запастагы сержант Айдар Насыйров берләштергән төркем инициативасы белән мөһим эшләр планлаштырылган иде. Май аенда район тарихына кереп калырлык куанычлы вакыйга булды. Русия чик буе гаскәрләренең 101 еллыгында чик сакчылары хөрмәтенә һәйкәл урнаштырылды һәм Дан аллеясе барлыкка килде. Һәйкәл ачу тантаналы шартларда үтте. Митингны хакимият башлыгы Реканс Ямалиев ачты. Ул үзе дә чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән. Райондашларын зур вакыйга уңаеннан тәбрикләде, һәйкәл төзүдә башлап йөрүчеләргә, актив катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. 1978-80 елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашыбыз, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Соколов чыгышы да ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган иде. Район хәрби комиссары Альберт Хәбиров, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Ирек Усманов, Русия Федераль иминлек хезмәтенең Үзәк федераль чик буе хезмәте идарәлеге полковнигы Фәзир Шәйхулов, Башкортстан Хәрби диңгезчеләр җыелышы вәкиле, отставкадагы 2нче ранг капитаны Закир Нуриәхмәтов һәм башкаларның котлау чыгышлары җылы кабул ителде. Бу көнне тантанада катнашкан элекке чик сакчыларның һәммәсе шушы гаскәрләр ветераны медале белән бүләкләнде. Медальләрне республиканың запастагы чик буе гаскәрләре вәкилләренең җәмәгатьчелек оешмасы директоры Сергей Тамаров тапшырды.
Митинг чик сагында һәлак булган яугирләр һәм бүгенге тантананы күрү насыйп булмаган чик буе ветераннарын бер минут тынлык белән искә алу һәм яңа ачылган һәйкәлгә чәчәк гөлләмәләре салу белән тәмамланды. Мөһим чарада “Яшь армияче” хәрби-патриотик хәрәкәте әгъзалары катнашты. Тәбрикләүләр районыбызның сәхнә йолдызлары (алып баручысы һәм сценарий авторы Денис Мансуров) һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшәт Фазлыйәхмәтов җитәкчелегендәге “Яшел беретлар” төркеменең дулкынландыргыч чыгышлары белән үрелеп барды.
Рәзифә СӘХАПОВА.
Чакмагыш районы.
Читайте нас: