Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь 2019, 22:23

Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл ачылды

Һәйкәл ачу чарасында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, һәйкәлнең авторы, Русия рәссамнәр берлеге рәисе, Мәскәү сынчысы Андрей Ковальчук, Бабичның туганнары, корылтай делегатлары һәм уфалылар катнашты.

Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл ачылды
Һәйкәл ачу чарасында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, һәйкәлнең авторы, Русия рәссамнәр берлеге рәисе, Мәскәү сынчысы Андрей Ковальчук, Бабичның туганнары, корылтай делегатлары һәм уфалылар катнашты.
Радий Хәбиров чыгышында Бабич һәйкәле республика өчен яңа эшләргә дәртләндерер дигән теләк белдерде:
– Бүген мин бишенче корылтай делегатларына көчләребезне берләштерү кирәклеге тәкъдиме белән чыктым. 100 ел элек шундый республика булдыру өчен Шәехзадә Бабич гомере белән түләгән. Шагыйрь күңелләргә туры сүзле әдип, халык өчен көрәшүче булып кереп калган. Без аларның эшен дәвам итәчәкбез, – диде Радий Хәбиров.
Һәйкәлне ясаган сынчы Андрей Ковальчук иҗаты белән таныштырды:
– Һәйкәлне караган һәркем аның халкы өчен янган шагыйр икәненә инанырга тиеш.
Һәр халыкның да данлыклы уллары бар. Шәехзадә Бабич та шуларның берсе. Мин һәйкәл килеп чыккандыр дип уйлыйм. Бәя бирү сездән, – диде Андрей Ковальчук.
Чарада шагыйрьнең туганы Рушана Бабич, халык шагыйре Хәсән Назар, Бабич премиясе лауреаты Лариса Абдуллина да чыгыш ясады.
Бәйрәмдә Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актерлары шагыйрьнең шигырьләрен укыды, “Кәрвансарай” төркеме дәртле җырлар башкарды.
Читайте нас: