Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь 2019, 18:04

ТАТАР МАГИСТРАНТЛАРЫ МӘЙДАН ТОТТЫ!

Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы каршында “Тел һәм мәдәниятара бәйләнешләр” программасы буенча эшләп килүче магистратура быел үзенең биш еллык тәүге юбилеен билгели. Дүрт еллык бакалавриат тәмамлаган студентлар биредә янә ике ел дәвамында белем алып, дәүләт оешмаларында матбугат секретаре, журналист, кадрлар хезмәте белгече һәм башка шундый кирәкле һөнәрләргә ия була. Бүген аларның чираттагы чыгарылышы үзләренең магистрлык диссертацияләрен яклады. Дәүләт комиссиясе каршында биш кыз сынау тотты. Гыйльми хезмәтләрнең барысы да тел гыйлеме буенча язылган иде.

Хәер, бүгенге әдәбият та магистрантлар игътибарыннан читтә калмады. Мәсәлән, Элина КУНАФИНА Әнгам Атнабаев һәм Салават Рәхмәтулла шигъриятендә поэтик синтаксис үзенчәлекләрен тикшерде; Айсылу МОТАЛЛАПОВАның “Татар тел дөнья картинасында “эш” концепты” дип аталган хезмәтенең тикшерү предметы булып татар халык мәкальләре хезмәт итте; Эльвира КАЮМОВАның “Татар телендә медицина терминнарының лексик-грамматик үзенчәлекләре” дип аталган магистрлык диссертациясендә исә Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы анализланды.
Калган темалар да заманча һәм кызыклы булды. Мәсәлән, Равилә КАШАПОВА хәзерге татар телендә аваз ияртемнәренең урынын тикшерде, аларны төркемләп чыкты, Эльнара АЛЛАКУЛИЕВА туган телебездә сөйләм эшчәнлеген белдерүче фигыльләрнең лексик-семантик һәм грамматик үзенчәлекләрен анализлады. Әйткәндәй, әлеге кызлар диплом алу белән бергә, гаилә корып, бүген инде сабыйларын тәрбияли.
Яклау ахырында БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Алмас ШӘЙХУЛОВ җитәкчелегендәге Дәүләт комиссиясе яклау нәтиҗәләрен игълан итте. Дүрт кыз – “бик яхшы”, берсе “яхшы” билгеләренә лаек дип табылды.
Шул уңайдан яшьләрне тәбрикләп, киләчәк тормыш имтиханнарын да һәрвакыт “бишле”гә тапшыруларын телибез!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: