Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь 2019, 01:04

27 июнь – Русиядә яшьләр көне

Татар яшьләре берләшерме?
Уфада татар яшьләре берничә тапкыр түгәрәк өстәл уздырып, бер оешмага тупланып эш иткәндә уңай нәтиҗәләргә ирешеп булыр иде дигән фикергә килде. Ләкин ул фикерләрнең тормышка ашканы юк.
Башкортстан татар яшьләрен берләштерү буенча беренче омтылыш 2018 елның 26-27 гыйнвар көннәрендә ясалды. Ул көннәрдә Уфада Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчеләре татар яшьләре белән очрашулар уздырды. Чараларда сүз Башкортстандагы яшьләр хәрәкәте турында барды һәм аны җанландыру өчен шура төзелде.
"Рамазан" оешмасы рәисе, Башкортстанда “Сәләт” аланын оештыручыларның берсе Марат Шәрипов сүзләренчә, яшьләр хәрәкәте бөтенләй юк дип әйтү дөреслеккә туры килми:
– Совет берлеге заманында комсомол бик көчле эшли иде. Яшьләр белән эшләү идеологик максатлардан оештырылды. Совет берлеге таркалгач, татар яшьләре “Азатлык” берлеге оештырды. Ул дәүләтчелек, мөстәкыйльлек кебек шигарләр белән эш итте. Инде әлеге хәрәкәтләр тарихта калды. Ләкин Башкортстанда миллионнан артык татар бар. Аларның күп өлешен яшьләр тәшкил итә. Безнең “Җанлы сүз” исемле татар иҗатчылары бәйгесендә 300дән артык укучы катнашты. “Сәләт”
хәрәкәте дә елдан-ел зураеп, көч җыеп килә. Яшьләр төрле юнәлештә эшли, алар һөнәри, уртак кызыксыну өлкәләре буенча тупланган. Республикада татар яшьләре оешмалары булырга тиеш”, – дип саный Марат Шәрипов.
Шул ук елның 15 октябрендә Уфада бер төркем татар яшьләре чәй табыны артында түгәрәк өстәл уздырып оешу кирәклеген икенче тапкыр тикшергән иде. Чара Бөтендөнья татар конгрессының Уфадагы вәкиллегендә узды. Анда Бөтендөнья татарлары конгрессының Уфадагы вәкиле, композитор Алик Локманов, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов һәм башкаладагы югары уку йортлары студентлары катнашты. Чарада Уфа авиация-техник, Башкортстан авыл хуҗалыгы, Уфа медицина университетлары студентлары катнашты. Күпчелекне Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге студентлары тәшкил итте.
Чарада татар яшьләренең даими эшләүче оешмасын төзергә карар ителде. Аңа кадәр интернет челтәр аша төркем оештырып, шуның аша хәбәрләшеп торырга булдылар. Алдагы утырышка һәркем ниләр эшләргә кирәклеге турында фикерләр туплап килергә килешенде. Икенче утырыш алдагы атналарда ук узачак дип билгеләнде. Ярты елдан артык вакыт узды. Ләкин ул “алдагы атнаның” һаман җиткәне юк.
Мөнир ВАФИН
Читайте нас: