Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июнь 2019, 22:35

Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл урнаштырылды

Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл урнаштырылды
Һәйкәлнең биеклеге – 3,5 метр, постаменты – 3 метр. Тукай һәйкәле дә 3,5 метр биеклектә, постаменты исә 1,5 метрга биегрәк иде. Бабич һәйкәле Башкортстан Телеүзәге каршындагы калкулык астына, Салават Юлаев мәйданы почмагына – Зәки Вәлиди һәм Мәҗит Гафури урамнары чатына куелды. Аны Мостай Кәрим һәйкәле авторы, Мәскәү сынчысы Андрей Ковальчук ясаган, Мәскәүдә коелган. Һәйкәлне рәсми ачу 28 июнь – Бөтендөнья башкортлары корылтае узган көннәрдә булачак.
Һәйкәл урыны өчен Уфа хакимияте 3 июнь җәмәгатьчелек тыңлаулары уздырды. Анда һәйкәлне Телеүзәк янына – Зәки Вәлиди һәм Мәҗит Гафури урамнары чатына куярга дигән карарга киленгән иде.
Башта һәйкәлнең “Башкортостан” дәүләт концертлар залы каршындагы мәйданга куелу ихтималлыгын хәбәр иткәннәр иде. Ләкин ял итәргә килгән халык өчен Салават Юлаев һәм Шәехзадә Бабич һәйкәлләре бер мәйданда торса әйбәтрәк булыр дигән карарга килгәннәр. Ягъни бер атуда ике куян дигән шикелле, бер килгәч ике һәйкәлне карап, сокланып, чәчәкләр салып китәргә була.
Читайте нас: