Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июнь 2019, 17:34

ҖИДЕ КЫЗ – ҖИДЕ ТАТАР БАКАЛАВРЫ!

Бүген Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлегендә көндезге бүлек студентларының чыгарылыш квалификация эшләрен яклау узды. Дәүләт комиссиясе каршында көндезге бүлектә белем алган җиде кыз сынау тотты. Диплом эшләренең икесе – әдәбият, бишесе тел гыйлеме буенча язылган иде.

Бүген Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлегендә көндезге бүлек студентларының чыгарылыш квалификация эшләрен яклау узды. Дәүләт комиссиясе каршында көндезге бүлектә белем алган җиде кыз сынау тотты. Диплом эшләренең икесе – әдәбият, бишесе тел гыйлеме буенча язылган иде.
Хәер, тел буенча язылган эшләрнең дә шактые әдәби әсәрләрне тикшерүгә багышланды. Мәсәлән, Борай кызы Рәмилә Фәттахова Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев иҗатында “төс” концептын тикшергән; Галия Шадманова үзенең хезмәтен татар халык авыз иҗатында ономастик лексиканы анализлауга багышлаган; Кыйгы кызы Лениза Гыйльметдинова “Хәзерге татар шигъриятендә окказионализмнар” темасына гыйльми хезмәт язган.
Әдәбиятчылардан исә Илеш кызы Юлия Янгированың чыгарылыш квалификация эшендә ХХ йөз башы Уфа төбәге татар әдәбиятының үсеш тенденцияләре анализланган, Салават районы кызы Лилия Ишбердина әлегә кадәр тикшерелмәгән “Мостай Кәрим һәм татар әдәбияты” темасын үзенең игътибар үзәгенә алган.
Калган темалар да заманча һәм кызыклы булды. Мәсәлән, Альбина Аскарова «ВКонтакте» сайтында татар теленең кулланылыш үзенчәлекләрен анализлады, Ләйсән Шәйхетдинова татарларда туганлык һәм гаилә мөнәсәбәтләрен белдерүче сүзләрне тикшерде.
Сирәк хәл: барлык дипломчылар да үзләренең тәүге гыйльми хезмәтләрен “бишле”гә яклады һәм “бакалавр” дәрәҗәсен алды.
Алар моның белән генә тукталып калмыйча, белемнәрен БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы карамагындагы магистратурада дәвам итәргә җыена. Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы оештырган “Тел һәм мәдәниятара бәйләнешләр” магистрлык программасын тәмамлаучылар биредә ике ел дәвамында белем алып, дәүләт оешмаларында матбугат секретаре, журналист, кадрлар хезмәте белгече һәм башка шундый кирәкле һөнәрләргә ия булачак.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: