Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июнь 2019, 00:50

Путин: “Трампның Русия белән мөнәсәбәтләрне көйләү мөмкинчелеге чикле”

Путин: “Трампның Русия белән мөнәсәбәтләрне көйләү мөмкинчелеге чикле”
АКШ Президенты Дональд Трампның Русия белән мөнәсәбәтләрне көйләү мөмкинчелеге Америка сәяси системасына була чикле. Русия Президенты Владимир Путин бу хакта НТВ журналисты Ирада Зейналовага биргән әңгәмәсендә әйтте.
“Аларның системасына була Трамп теләгән адымнарын тормышка ашыра алмый. Дөрес, сәяси ихтыярдан да күп кенә нәрсә тора”, – ди Владимир Путин.
Русия җитәкчесе АКШ та, Русия дә ике яклы диалог кирәк дип саный, ләкин әле ул тормышка аша алганы юк дип исәпли.
“Безгә кемдер басым ясый дип әйтә алмыйм. Аларның үз тәртипләре, безнең үзебезнеке. Ләкин диалогсыз консенс табу мөмкин түгел. Алар әзер булгач, без рәхәтләнеп мөнәсәбәтләрне үстерергә әзер”, – ди Владимир Путин.
Шул ук вакытта Русия Президенты АКШны бу мәсьәләдә ашыктыруны хупламый. “Алар бу мәсьәләдә өлгергәч, рәхим итсеннәр”, – ди Русия Президенты.
Кайбер белгечләр ике яклы мөнәсәбәтләр салкын сугыш чорыннан да кискен дип исәпли. Шулай итеп, Русия мөнәсәбәтләрне көйләргә һәрчак әзер.
#ВладимирПутин
Читайте нас: