Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июнь 2019, 17:37

РУС ТЕЛЕ – “КЫТАЙ ГРАМОТАСЫ”МЫ?

БДУның филология факультетында, нигездә, Кытайның Ляонин һәм Наньчан унверситетларыннан килгән 60лап студент ел саен рус теле белгечлеге буенча белемнәрен камилләштерәләр. Мондый хезмәттәшлек инде ун елдан артык дәвам итә. Аларның күңелендә Уфа, Башкорт дәүләт университеты нинди тәэссоратлар калдыра, рус телен өйрәнү зур кыенлыклар тудырмыймы? Бу хакта безгә кытайлылар белән янәшә яшәп, күптән түгел БДУның филология факультеты татар-рус бүлеген тәмамлаган милләттәшебез Ләйсән МАННАПОВА хәбәр итте.

Башкорт дәүләт университеты Кытай Халык Республикасының Шеньян шәһәрендә урнашкан Ляонин университеты, Наньчан шәһәрендәге Наньчан һәм Цзяотун Көнчыгыш-кытай транспорт университетлары белән студентлар алмашып тора. Безнең яшьләр анда китеп, тел өйрәнә, яңа һөнәр ала; кытайлылар исә Уфага килеп, безнең уку йортына килеп, төрле профильләр буенча белемнәрен камилләштерә.
БДУның филология факультетында, нигездә, Кытайның Ляонин һәм Наньчан унверситетларыннан килгән 60лап студент ел саен рус теле белгечлеге буенча белемнәрен камилләштерәләр. Мондый хезмәттәшлек инде ун елдан артык дәвам итә. Аларның күпчелеге ун ай буена рус теле, рус әдәбияты, халык авыз иҗаты, риторика, текст төзү осталыгы буенча белемнәрен камилләштереп, яңа белгечлек алып, туган илләренә кайтып китәләр. Кытайда аларның берсе дә эшсез калмый: КХРның Чит ил эшләре министрлыгына, төрле сәнәгать, оборона предприятиеләренә урнашып, хезмәт юлын башлап җибәрәләр. Аларның күңелендә Уфа, Башкорт дәүләт университеты нинди тәэссоратлар калдыра, рус телен өйрәнү зур кыенлыклар тудырмыймы? Бу хакта безгә кытайлылар белән янәшә яшәп, күптән түгел БДУның филология факультеты татар-рус бүлеген тәмамлаган милләттәшебез Ләйсән МАННАПОВА хәбәр итте.
– Кытайлылар БДУда белем алып, рус телен, Башкортстан халыкларының гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен өйрәнәләр. Инглиз теленнән тәрҗемә белән дә шөгыльләнәләр. “Безгә Уфада уку бик ошый. Укытучылар тирән белем бирәләр. Әкрен һәм аңлаешлы итеп аңлаталар”, – ди алар.
Кытай студентларының күпчелеге БДУда 10 ай дәвамында белем ала. Соңыннан туган илләренә кайтып, укуларын үз университетларында дәвам итәләр. Алар арасында, Русиядә озаккарак калып, магистратурага керүчеләр дә бар булып чыкты. Шундыйларның берсе – Гун Лей. Аның белән әңгәмәләшкәндә, Лейның рус телен яхшы үзләштергәне күренә. Мин сөйләшкән вакытта ул – филология факультетының II курс магистранты иде.
– Рус теленнән тыш, без күпсанлы башка предметларны да өйрәнәбез. Шунлыктан буш вакытым калмый да диярлек. Укудан тыш, мин БДУда кытай теленә өйрәтү курсларын алып барам. Ягъни үзем дә педагогмын. Хезмәтемнең нәтиҗәсен укучыларымда күрәм. Киләчәктә хезмәт юлымны кайда дәвам итәрмен, әле төгәл генә әйтә алмыйм. Чөнки мин БДУда ике профиль буенча диплом алачакмын: рус теле һәм кытай теле. Кытайда рус телен укытырмын, мөгаен. Уфада миңа ошый, ләкин туганнарымны бик сагынам, – дип сөйләде Лей.
Кытай яшьләре безнең башкалабызда белем эстәсәләр, бер төркем Уфа студентлары исә Чин илендә кытай телен үзләштерәләр. Бу бик кирәк һәм кызыклы шөгыль, чөнки башка милләтләрнең телен, гореф-гадәтләрен өйрәнү, аларның тарихы, мәдәнияте, яшәеш үзенчәлекләре белән танышу яшьтәшләребезнең фикер офыкларын киңәйтә, тормыш рәвешебезне башка илләр белән чагыштырып карарга, казаныш һәм җитешсезлекләребезне күрергә өйрәтә. Аның милләтара дуслыкны ныгытуга керткән өлеше турында сөйләп торырга да кирәкми.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ язып алды.
Читайте нас: