Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июнь 2019, 11:48

БЕЗНЕ ПУШКИН ҮЗ ЯНЫНА ҖЫЙДЫ...

6 июньдә бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тууына 220 ел тулды. Куергазы районы Шәбагыш авылы мәктәбендә шушы юбилейга багышланган зур чара узды. Бу хакта Шәбәгыш мәктәбе укытучысы Илшат НӘҖМИЕВ безгә түбәндәгеләрне сөйләде:

6 июньдә бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тууына 220 ел тулды. Куергазы районы Шәбагыш авылы мәктәбендә шушы юбилейга багышланган зур чара узды. Бу хакта Шәбәгыш мәктәбе укытучысы Илшат НӘҖМИЕВ безгә түбәндәгеләрне сөйләде:
– Бәйрәмгә район мәктәпләре укытучылары, укучылар, якташ шагыйрь һәм язучылар, матбугат хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары килгән иде. Мондый очрашулар бездә матур йолага әверелгән: аларны әдәбият сөючеләр алдан әзерләнеп, сагынып көтеп ала.
Уку йортының спорт залында, коридорда шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмәләр эшләде. А.С.Пушкинның тарихи-әдәби музей-комплексы җитәкчесе Рафыйк Әминов кунаклар өчен мавыктыргыч экскурсия оештырды.
– Безнең музейны барлыгы 200 меңнән артык кеше килеп күрде. Төркиядән, Германиядән, Болгариядан, Швециядан һәм башка илләрдән кунаклар булды. Шулай ук академиклар, профессорлар, аспирантлар, студентлар һәм укучылар да безнең даими кунаклар. Монда Александр Пушкинга бәйле 40 меңгә якын материал тупланган, – дип сөйләде Рафыйк Гыйбадрахман улы.
Куергазы районы хакимияте башлыгы Юлай Ильясовның чыгышы бик фәһемле булды.
– Александр Сергеевич Пушкин рус халкының, Русиянең, хәтта бөтен Җир шарының гына түгел, ә бар Галәм шагыйре. Бөек шагыйрь безне бала чактан озата бара, аның иҗаты мәңгелеккә безнең йөрәктә. Әгәр кайчан да булса чит планетада яшәгән җан ияләре Җиргә килеп чыкса, алар иң башта Пушкин шигырьләрен укырга өйрәнерләр иде, дип уйлыйм. Кадерле балалар, сез дә Александр Пушкинның иҗатын өйрәнегез, онытмагыз. Барыгызны да бөек шәхесебез Александр Пушкинның юбилее белән котлыйм. Рафыйк Әминов зур эш башкара, матур музей булдырган. Аңа киләчәктә дә уңышлар телим, – дип, Юлай Талха улы музей җитәкчесенә Рәхмәт хаты тапшырды.
Уку йорты алдындагы мәйданчыкта бөек шагыйребез А. С. Пушкинга һәйкәл куелган. Аның авторы – танылган скульптор, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Козинин. Александр Егоровичның бу изге эше турында бик күп җылы сүзләр әйтелде. Шагыйрь һәйкәле безнең өчен зур бүләк. Ышанабыз, ул киләчәк буыннарга да рухи мирас булып калыр.
Шәбагыш мәктәбе укучылары әзерләгән театрлаштырылган тамашаны барысы да яратып карады. Балалар да, өлкәннәр дә белгән Пушкин әкиятләренең һәр образын яшь актёрлар бирелеп уйный, үзләренең сәләтен, осталыгын күрсәтә.
Бәйрәм көнне бөек шагыйребез һәйкәленә чәчкәләр салынды.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ язып алды.
Читайте нас: