Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июнь 2019, 19:19

БАЛАЛАР ПОСОБИЕСЕ 190 ТАПКЫРГА АРТАЧАК!

Балаларга өч яшь тулганчы түләнә торган пособие күләмен яшәү минимумына кадәр арттыру тәкъдимен Русиянең Премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәт утырышында кертте. Бу гамәл Президент Владимир Путинның Федераль Җыелышка еллык Юлламасындагы илдә балалар тууын арттыру, ярлылар санын киметү бурычларын башкару өчен эшләнә.#ВладимирПутин

Балаларга өч яшь тулганчы түләнә торган пособие күләмен яшәү минимумына кадәр арттыру тәкъдимен Русиянең Премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәт утырышында кертте. Бу гамәл Президент Владимир Путинның Федераль Җыелышка еллык Юлламасындагы илдә балалар тууын арттыру, ярлылар санын киметү бурычларын башкару өчен эшләнә.Исегезгә төшерик, әлеге көндә пособие күләме нибары 50 сум тәшкил итә. Ул әлеге түләү гамәлгә кертелгән 1994 елдан бирле үзгәрмәгән. “Бу хәл аптырау һәм оят хисе генә тудыра” дип белдерде Премьер-министр. Аның фикеренчә, дәүләтнең социаль ярдәм системасында мондый хәл булырга тиеш түгел.Дмитрий Медведев төбәкләрдә әлеге ярдәм күләмен яшәү минимумына кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Мәсәлән, Башкортстанда 2019 елның 1 кварталында балалар өчен яшәү минимумы 9480 сум тәшкил иткән. Русия буенча бүгенге көнгә бу сан уртача 10302 сум күләмдә. Димәк, ярдәм 190 тапкырга кадәр артырга тиеш.Ләкин шунысы бар: ярдәм һәркемгә дә бирелмәячәк. Аңа бары тик керемнәре хезмәт яшендәгеләр өчен куелган яшәү минимумына җитмәүчеләр генә дәгъва итә алачак. Башкортстанда 2019 елның 1 кварталында ул 10072 сум тәшкил итте. Русия буенча бүгенге көнгә бу сан уртача 11310 сум күләмендә. Шулай итеп, әлеге пособиене бирү адреслы төс алырга тиеш.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: