Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июнь 2019, 19:53

Лифат – Фәүзия мәхәббәте

...Дүртөйле районы милициясе хезмәткәре Лифат Фәхртдиновка бу юлы куркыныч җинаятьчене 15 көн буена эзләргә туры килде. Ниһаять, ныкышмалы хокук сакчысы максатына иреште: кеше үтерүченең эзенә төшеп, артыннан меңләгән чакрымнар үтеп, Казахстанда кулга алды.

Йорт бусагасын атлап кергән ирен Фәүзиясе һәрвакыттагыча балкып каршы алды. “Ярты ай кайда югалып йөрдең?” – дип үпкә дә белдермәде, йөгереп табын әзерли башлады. Аның җитез хәрәкәтләренә сокланып карап утырган Лифат: “Хатыннан уңдым. Дөньяны гөл итеп тота, ике малайны да менә дигән итеп тәрбияли. Үзем эш дип өйгә кайтып та керә алмыйм шул”, – дип уйлап куйды.
Чәйләрен эчеп тә бетерә алмадылар, телефон шалтырады.
- Фәридә Кудашеваның күлмәген урлаганнар! – дип хәбәр салды чыбыкның теге башыннан тыны-көне беткән адәм. Исмаел авылыннан шалтыраталар иде. Баксаң, анда Фәридә Кудашеваның концерты үткән икән. Чарадан соң, җырчыны, тамак ялгарга дип, колхоз ашханәсенә чакырганнар. Шул арада кемдер артистлар килгән автобусның тәрәзәсен ватып, Кудашеваның чемоданын чәлдергән. Иртәгә җырчыга Дүртөйледә чыгыш ясарга кирәк, ә аның бер генә сәхнә киеме дә калмаган.
Лифат Карам улы шунда ук Исмаелга юл тотты. Барганда, әлеге этлекне кем булдырырга мөмкин икәнлеге хакында баш ватты. Тәҗрибәле милиционер тирә-яктагы шантрапа-хулиганнарны исем-фамилияләп кенә түгел, күреп белә, тегеләр дә кыю, кырыс закон сакчысыннан дер калтырап тора иде. Уйлый торгач, бу җинаятьтә Шайтан кушаматлы С.-ның катнашлыгы булуы мөмкин дигән фикергә килде. Авылдашларының әйберләрен урлау дисеңме, сарыгын суюмы – берсеннән дә чирканып тормый иде Шайтан. Хөкем ителгәне дә бар, барыбер бүреккә салган бүре сыман, үз урманына карый.
Көтмәгәндә ихатасына Фәхртдинов килеп кергәч, Шайтан каушап калды, үзен үтәли күргәндәй үткер караш астында теле көрмәкләнде. Җитмәсә, Фәхртдинов: “Үзең генә урламагансың әйберләрне, кая әшнәң?”, – ди. Шайтан сөйләп бирде барысын да, абзар артындагы салам өеменә яшерелгән чемоданны да чокып чыгарды.
Әйберләренең шулай тиз табылуына и сөенде дә соң Фәридә Кудашева! Фәхртдиновка кичен Дүртөйледә үтәсе коцертына чакыру тапшырды. Фәүзия, концертка барабыз дип, үзенең иң матур күлмәген, Лифатның кара костюмын шифоньердан тартып чыгарды. “Ичмасам, гомер эчендә бер парлашып йөреп кайтыйк әле кеше арасында!” – дип шатланып сөйләнде.
Тик бара алмадылар алар Мәдәният йортына. Шул көнне Әңгәсәк авылында бер кешенең өенә ике билгесез адәм кереп, үзен үтерә язып кыйнап, бөтен булган затлырак әйберләрен төяп чыгып киткәннәр дигән хәбәр алды Лифат Карам улы. “Кайнар эз” буенча җинатьчеләрне эләктерү тизрәк икәнен белгән милиционер кичекмәстән юлга чыкты...
– Шулай үтте инде гомер, – ди, хатирәләренә бирелеп, отставкадагы милиция майоры Лифат Карам улы Фәхртдинов. – Өйгә кайтып кереп булмады, балаларымның ничек үскәнен дә күрмәдем дисәң дә ярый. Әл дә Фәүзиям акыллы, сабыр, тугъры хатын булды. Бер битәрләү сүзе ишетмәдем мин аңардан. “И, әтисе, эшең авыр, хәвефле, үзеңне саклап кына йөре инде берүк”, – дип үбеп озатып калыр, ихлас елмаеп каршы алыр иде һәрчак. Шундый ышанычлы тылым булганга, бөтен сәләтемне, көчемне яраткан эшемә бирә алдым мин. Нинди уңышларым бар, аларның бөтенесендә дә Фәүзиямнең өлеше зур.
Дистәләгән медальләргә, “Милиция отличнигы” дигән югары исемгә, хәтта Кызыл Байрак Хезмәт Орденына лаек булган Лифат Фәхртдинов адәм баласына үзен бәхетле тояр өчен әллә ни күп тә кирәкми дип исәпли.
– Сәламәтлегең, гаиләң ныклы булса, хезмәтең белән җәмгыятькә кирәкле, файдалы икәнлегеңне белсәң, шул җитә, - ди. Бер сүз белән әйткәндә, язмышыннан канәгать ул. Милициягә үзе теләп эшкә килә. Кара диңгез флотында хезмәт итеп кайткан егетне райкомга чакыралар, ә ул анда ике генә ай эшли дә: “Кәгазь актарып утыру ир-егеткә килешми, хатын-кыз шөгыле бу”, – дип, хокук сакчылары сафына басарга карар кыла.
– Милиция формасы кигән көн бүгенгедәй хәтеремдә. Бу вакыйга 1965 елның 24 июнендә булды, - дип сөйли Лифат Карам улы. – Мине участковый вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы итеп тәгаенләделәр. Иске Баеш, Мәскәү, Өчбүлә, Яңа Кәңгеш авыл Советларында тәртип саклауны йөкләттеләр. Район үзәгеннән туган авылым Илдуска данлыклы участковый Баһаветдин Бакиров утыртып алып кайтты.
Иртән шатлыклы бер дулкынлану хисе белән уяндым. Юынырга дип ихатага чыккан идем, капка төбенә рәис урынбасары Сәетзадә Тимербаев килеп туктады.
- Иптәш милиционер, син йоклаганчы, авылдашыңның бер йөк бүрәнәсен урлаганнар, – ди. Тиз генә чыгып киттек. Эзгә төштек. Арба авыр, җиргә бата-бата барган бит. Урланган бүрәнәләр табылды, ә менә җинаятьче гаебен танырга теләми. Мин аңардан сорау алам, ә ул мыскыллы елмаеп утыра. Рәис урынбасары миңа нидер пышылдый. Ниһаять, нәрсә киңәш итүен ишеттем, аңладым. Сорау алу вакытында күңелемдә җыелган бөтен ачуым белән өстәлгә китереп суктым. Андагы кара савыты түшәмгә кадәр сикерде, фанера өстәл урталайга сынды. Бу кадәрле булыр дип көтмәгән идем, югалып калдым хәтта. Ә җинатьченең бу телен чиште. Ул сәгать ничәдә, кем белән бүрәнәләрне урлавын бәян итә башлады. Беренче чирканчык алуым шулай булды.
Лифат Карам улына беркетелгән авыл Советларында бер генә ачылмаган җинаять калмый, алай гына да түгел, җәмәгать тәртибе күзгә күренеп яхшыра. Район милициясе начальнигы да моны күрә, шуңа сәләтле егетне җинатьләр эзләү бүлегенә башта хезмәткәр, аннан җитәкче итеп тәгаенли. Фәхртдинов исә ышанып тапшырылган эшне бөтен күңелен салып башкара. Закон бозучыларны кулга алу өчен, нинди генә рольләргә керергә туры килми аңа! Бервакыт кеше үтерүченең урманда яшеренеп ятуын белеп калгач, шул тирәдә, авыл агае кыяфәтенә кереп, бер атна тирәсе тирләп-пешеп печән чапса-чаба, тегене эләктерә бит. Кирәк чакта, фотографмын дип, муенына фотоаппарат асып, өйдән-өйгә кереп йөреп тә, җинаятьчеләрнең эзенә төшкәне була.
– Гомерем буе намусыма тап төшермәдем, шуңа олыгайган көнемдә райондашларымның ихтирамын тоеп яшим, – ди Лифат Карам улы. – Урамда исәнләшми узган кеше юк.
– Кырыс күренсә дә, үзе бик мәрхәмәтле, изге күңелле кеше ул Лифат, - ди Фәүзия Фәхретдин кызы. - Бер елны без авариягә эләктек. Юл читендә туктап торганда, безнең өскә бер автомобиль килеп менде. Руль артындагы яшь ир исерек булган. Икебезнең дә аяклары сынып, озак кына дәваханәдә яттык. Әлеге ирне 6 елга төрмәгә утыртам дип, прокурор бик теш кайраган иде дә, тик Лифат аны иректә калдыруны үзе үтенеп сорагач, ниятеннән чигенде. “Яшь кеше ялгышкан, гаиләсе, ике баласы бар, өстәвенә, фатирга чиратлары килеп җиткән. Ирне хөкем итсәң, гаиләсе күпме көткән торыр урынсыз, уллары әтисез кала. Төрмә кешене төзәтми ул”, – диде Лифат. Мин дә каршы килмәдем. Безне таптатучы ир бүтән беркайчан да исерек кыяфәттә руль артына утырмады, гомер буе алдынгы шофер булды.
Улларыбыз Ришат белән Мират та әтиләре үрнәгендә кешелекле, тәртипле булып үсте. Икесенең дә матур гаиләләре бар, эшләгән урыннарында мактаулылар, Аллага шөкер!
Фәүзия белән Лифат Фәхртдиновлар икесе дә бер көнне – 19 августта туганнар. Бергә яшәүләренә дә ярты гасырдан артык вакыт узып киткән.
– Лифатка мин 7 ел дуслашып йөргән егетемне ташлап кияүгә чыктым. Язмыштыр инде. Армиядән кайткан кыю морякның ни арада күңелемне яулавын үзем дә сизми калдым, – дип елмая Фәүзия апа.
– Ә мин сине, зәңгәр күзле, кара чәчле матур кызны, бер күргәч тә, минем хатыным булачак дип уйладым,– дип җаваплый аңа Лифаты. – Яшьлегем таңында сине очратуыма бүген килеп, кат-кат сөенәм.
Миләүшә Латыйпова,
Дүртөйле районы.
Рәсемдә: Фәүзия һәм Лифат Фәхртдиновлар.
Автор фотосы.
(Д. Булатова әзерләде.)
Читайте нас: