Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 июнь 2019, 14:47

КЫТАЙ СТУДЕНТЛАРЫ – ТАТАР КЫЗЫ КҮЗЛЕГЕННӘН

Июнь башында Петербургта Халыкара икътисади форум узды. Анда Русия Президенты Владимир Путин Кытай җитәкчесе Си Цзиньпин белән очрашып, ике ил икътисады өчен дә файдалы булган сөйләшүләр үткәрде, үзара сәүдә мөнәсәбәтләрен милли валютада алып барырга, студентлар белән алмашуларны көчәйтергә килеште. Кытай яшьләре бүген дә Уфа вузларында шактый укый. Башкорт дәүләт университетының филология факультетында Кытайның Ляонин һәм Наньчан унверситетларыннан килгән 60лап студент рус теле белгечлеге буенча белемнәрен камилләштерәләр. Мондый хезмәттәшлек инде ун елга якын дәвам итә. Аларның күпчелеге ун ай буена рус теле, рус әдәбияты, халык авыз иҗаты, риторика, текст төзү осталыгы буенча белемнәрен камилләштереп, яңа белгечлек алып, туган илләренә кайтып китәләр. Кытайда аларның берсе дә эшсез калмый: КХРның Чит ил эшләре министрлыгына, төрле сәнәгать, оборона предприятиеләренә урнашып, хезмәт юлын башлап җибәрәләр. Кытайлылар БДУ тулай торакларында башкорт, татар, рус студентлары белән аралашып яшиләр. Татар кызы, II ел магистранты Элина КУНАФИНА безгә нәкъ шушы Кытай яшьләренең тормыш-көнкүреше, яшәү һәм холык үзенчәлекләре хакында сөйләде.#ВладимирПутин

Июнь башында Петербургта Халыкара икътисади форум узды. Анда Русия Президенты Владимир Путин Кытай җитәкчесе Си Цзиньпин белән очрашып, ике ил икътисады өчен дә файдалы булган сөйләшүләр үткәрде, үзара сәүдә мөнәсәбәтләрен милли валютада алып барырга, студентлар белән алмашуларны көчәйтергә килеште. Кытай яшьләре бүген дә Уфа вузларында шактый укый. Башкорт дәүләт университетының филология факультетында Кытайның Ляонин һәм Наньчан унверситетларыннан килгән 60лап студент рус теле белгечлеге буенча белемнәрен камилләштерәләр. Мондый хезмәттәшлек инде ун елга якын дәвам итә. Аларның күпчелеге ун ай буена рус теле, рус әдәбияты, халык авыз иҗаты, риторика, текст төзү осталыгы буенча белемнәрен камилләштереп, яңа белгечлек алып, туган илләренә кайтып китәләр. Кытайда аларның берсе дә эшсез калмый: КХРның Чит ил эшләре министрлыгына, төрле сәнәгать, оборона предприятиеләренә урнашып, хезмәт юлын башлап җибәрәләр. Кытайлылар БДУ тулай торакларында башкорт, татар, рус студентлары белән аралашып яшиләр. Татар кызы, II ел магистранты Элина КУНАФИНА безгә нәкъ шушы Кытай яшьләренең тормыш-көнкүреше, яшәү һәм холык үзенчәлекләре хакында сөйләде.
Кытай студентлары белән аралашканда, аларның холык-фигыль үзенчәлекләре, яшәү рәвеше, рухи-мәдәни кыйммәтләре белән кызыксындым. Алар фикеренчә, кытайлыларны өлкәннәргә карата хөрмәт, хезмәт сөючәнлек, коллективизм, оешканлык, тынычлык ярату, ризыкта, киемдә һәм көнкүрештә талымсызлык кебек күркәм сыйфатлар башкалардан аерып тора икән.
Кытай мәдәнияте һәм этикеты нигезендә тормышка карата мәхәббәт, тарихка ихтирам, җыйнаклык, милли йолаларга, гореф-гадәтләргә игътибарлы мөнәсәбәт, белемгә омтылу, гадәти тормышта да язылмаган кануннардан читләшмәү ята. Мәхәббәтне алар, гомумән, илаһи, изге әйбер итеп карыйлар.
Хис-кичерешләрен тышка чыгарырга артык яратмасалар да, кытайлылар – аралашучан халык. Кытайда чит ил кешеләрен яратып, дусларча кабул итәләр, алар белән бик җиңел танышалар, аралашалар.
Очрашкач, кытайлылар бер-берсен сүзләр белән дә, кайвакыт җиңелчә баш кагып та сәламлиләр. “Сез” дип мөрәҗәгать итү аларда бик сирәк кулланыла, күбесенчә өлкән яшьтәге һәм моңа кадәр таныш булмаган кешеләргә карата гына. Сөйләшкәндә, күбесенчә, “син” дип эндәшәләр. Нык якын дусларга яки туганнарга гына исем белән мөрәҗәгать итү мөмкин.
Хатын-кызлар Кытайда ирләр белән тулысынча тигез хокуклы. Ләкин андагы гореф-гадәтләр буенча, хатын-кыз ифрат тыйнак булырга тиеш. Аларга кул белән кагылырга, култыкларга, пальто кияргә ярдәм итәргә һич ярамый. Кытайлылар өчен бу – әдәпсезлек билгесе. Хатын-кызга урын бирү, алдыннан ишек ачып кертү дә кабул ителмәгән. Гүзәл җенес вәкилләренә тәмәке тарту һәм исерткеч эчемлекләр куллану, гомумән, тыелган. Кызыл төс – кытайлылар өчен шатлык һәм бәхет төсе. Шуңа да гүзәл затлар комачка төренергә яраталар, өс-баш киемнәрендә кызыл төснең булуы мәҗбүри дип әйтергә дә мөмкин. “Үтә кызы тиз уңа” – дигән татар халык мәкале шуңа күрә алар өчен ят һәм сәер яңгырый.
Кытайлылар кунакка йөрергә һәм кунак чакырырга яраталар. Кунакка соңга калырга ярамый. Шулай ук анда озак утыру да әдәпсезлек булып санала. Кунак үзе белән якын дустын алып килә ала. Аларны һәрвакыт ачык йөз, шат күңел белән каршы алалар һәм мәҗбүри рәвештә сыйлыйлар. Кунакка бүләксез килү – шулай ук әдәпсезлек билгесе. Бүләккә, гадәттә, җимеш, татлы ризык тәкъдим итәләр. Бүләк Кытайда ике кул белән кабул ителә.
Шулай итеп, әдәплелек Кытай этикетының төп үзенчәлеге булып тора. Шуңа күрә, Кытайда, әдәп саклап, башта бүләктән баш тарталар. Бу очракта бүләкләүче кеше, моны аңлап, җылы сүз, яхшы мөгамәлә аша бүләген адресатына мотлак тапшырырга тиеш. Өстәлдә булган һәр нигъмәттән аз-азлап авыз итеп карау фарыз. Ачык йөз белән кабул итеп, яхшы сый-хөрмәт белән сыйлаган өчен кунак мотлак рәхмәт әйтергә тиешле. Минем алты еллык аралашу тәҗрибәм шуны раслады.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ язып алды.
Читайте нас: