Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июнь 2019, 17:24

Гаделлек җиңде!

Гаделлек җиңде!
Русия Президенты Владимир Путин Иван Голунов “эшенә” бәйле ике генералны вазыйфасыннан бушатты.
“Медуза” интернет-басмасының махсус хәбәрчесе Иван Голунов наркотиклар таратуда гаепләнеп 6 июнь кулга алынган иде. Полиция журналистның биштәрендә 4г. мефедрон, йортындагы тентү вакытында 5г. кокаин табылуын хәбәр итте. Журналист үзенең гаепсез булуы, наркотикларны ташлаулары турында белдерде. Кулга алынуның икенче көнендә үк каршылык чаралары башланды. Анда катнашучылар Иван Голуновны азат итүне таләп итте. Ике көннән мәхкәмә гаепләнүчене йорт сагына алу карары чыгарды. Журналистны яклап Русия төбәкләрендә каршылык чаралары дәвам итте. Шул исәптән Уфада һәм Казанда да ялгыз пикетлар үтте.
Тикшерү барышында наркотикларда Иван Голуновның кул эзләре табылмавы билгеле булды һәм ул 11 июнь йорт сагыннан азат ителде. Икенче көнне Мәскәүдә һәм илнең кайбер башка шәһәрләрендә Иван Голуновны яклап кабат каршылык чаралары узды. Анда катнашучылар журналистны эзәрлекләүдә катнашкан гаеплеләрне җаваплылыкка тарттыруны таләп итте.
Русиянең эчке эшләр министры Мәскәү полицисенең ике югары түрәсе – наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы генерал-майор Юрий Девятин белән башкаланың Көнчыгыш районы эчке эшләр идарәсе җитәкчесе генерал-майор Андрей Пучковны вазыйфасыннан бушатты. Шулай итеп, гаделлек тантана итте.
#ВладимирПутин
Читайте нас: