Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июнь 2019, 02:09

Җирле каналлар яши!

Җирле каналлар яши!
Русия Президенты Владимир Путин “22нче төймә турында” канун имзалады. Сүз муниципаль телеканаллар турында бара. Эш шунда, санлы тапшыруларга күчү белән муниципаль каналлар язмышы куркыныч астында калган иде. Узган ел ахырында Башкортстан парламенты депутатлары Русия җитәкчелегенә муниципаль телеканалларны бушлай күрсәтелә торган каналларга кертүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Март аенда Русия Дәүләт думасы бу үтенечне канәгатьләндерде, Бу канал 22 төймәгә беркетелә. Моңа кадәр 21 төймәне җирле телеканал итәргә карар чыгарылган иде. Шулай итеп, санлы телевидениегә күчү белән бушлай күрсәтелгән төбәк һәм муниципаль каналлар яшәүдән туктамый. Федераль каналлардан соң төбәк һәм муниципаль телеканалларны карап булачак.
Сочида узган “Медиафорум”да журналистлар Русия Президенты Владимир Путин алдында бу проблеманы күтәргән иде. Шулай итеп, проблема хәл ителде. Русия Президенты “22 төймә турында” канун имзалады.
#ВладимирПутин
Читайте нас: