Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июнь 2019, 15:01

“Бердәмлек” — ул бердәм көч!

Кичә “Бердәмлек” фестивале кысаларында Уфада беренче тапкыр хәйрия концерты узды.

Кичә “Бердәмлек” фестивале кысаларында Уфада беренче тапкыр хәйрия концерты узды.
Кичә Уфада “Бердәмлек” Халыкара милли мәдәниятләр фестивале кысаларында хәйрия концерты үтте. Мондый форматтагы чара фестиваль тарихында беренче тапкыр үткәрелде. Шәһәр Мәдәният сараена концертка балалар йортларында, социаль приютларда тәрбияләнүчеләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр, ветераннар һәм башкалар чакырылган иде.
Катнашучыларны һәм тамашачыларны Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова сәламләде.
“Милли мәдәниятләрнең “Бердәмлек” Халыкара фестивален Уфа шәһәре кабул иткән көн дә килеп җитте. Бу, чыннан да - безнең өчен зур бәйрәм, безгә бөтен дөньядан диярлек кунаклар килде. Төрле мәдәният, дин кешеләре бергә очраша һәм алар өчен бернинди чик тә юк, чөнки мәдәниятнең чикләре юк, алар бездә уртак”, — диде ул.
Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Илгиз Насретдинов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
«Бу фестиваль - чын тынычлык, игелеклелек һем дуслык бәйрәме. Ул Уфаның төп визит карточкасына әверелде. Катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя, башкаручылар алышына, әмма елдан-ел матурлана һәм кызыграк була барган бәйрәм үзгәрешсез кала”, — диде урынбасар.
“Фестиваль елдан-ел үсеш ала, кызыграк була бара, чөнки бу инде исәбе буенча 15нче фестиваль. Ул үзенчәлекле, биредә төрле кешеләр катнаша һәм алар барысы да кызыклы. Тамашачылар, чыннан да, бу фестивальне бик ярата, чөнки ул төрле илләрнең мәдәнияте белән танышырга мөмкинлек бирә, — дип сөйләде “Русия Дәүләт халык иҗаты йорты” директоры урынбасары, CIOFFның Русиядә җаваплы секретаре Андрей Беляев.
Концерт башланганчы зур экранда тамашачылар фестиваль көннәре кинохроникасын карый алды. Хәйрия концертында һәр илнең иҗат номерлары тәкъдим ителде.
Фото: rcntrb.com
Читайте нас: