Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 июнь 2019, 18:50

Иглин районында – “Этнокөн"

8-12 июньдә Башкортстанда “Бердәмлек” халыкара милли мәдәниятләр фестивале үтә.

8-12 июньдә Башкортстанда “Бердәмлек” халыкара милли мәдәниятләр фестивале үтә.
Ул "Мәдәният" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында, фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмаларының халыкара советы (CIOFF) канаты астында һәм VI Бөтендөнья фольклориадасын үткәрүгә әзерлек кысаларында оештырыла.
Бүген, фестивальнең өченче көнендә, җыенда катнашучылар Иглин районына “Этнокөн"гә барды. Алар анда башкорт халкының мәдәнияте, милли гадәтләре белән танышты, тәмле аш-суыннан авыз итте.
“Этнокөн” Ивано-Казанка авылы янында узды. Чит ил кунакларын хуҗалар башкорт киемнәрендә каршы алды. Моңлы курай яңгырады, кунаклар милли ризыклардан авыз итте. Иҗади делегацияне Башкортстанда Туризмны үстерү үзәге җитәкчесе Артур Иделбаев сәламләде.
Кунаклар умартачылык, балның ничек килеп чыгуы тарихы турында тыңлады. Аннан милли уеннарында катнашып, көч сынашты.
Алар шулай ук Уфа буйлап экскурсиядә дә булдылар, "Ватан" этнопаркында йөреп, "Җиде кыз" фонтанын күреп хозурландылар.
Фото: Рәмил Нәфыйков.
Читайте нас: