Бәйрәм кунак белән күңелле. Чакмагыш районы Сабан туен да быел дәрәҗәле кунаклар бизәде. Аларны авылларның сәнгать коллективлары “Дуслык тирмәләре”ндә икмәк-тоз, җыр-бию, якты йөз белән каршы алды. Русия Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе начальнигы, эчке хезмәт генерал-майоры Марат Латыйпов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Вадим Соколов, Ирек Усманов, Уфа районы башлыгы Вилорий Угаров һәм башкалар бәйрәмгә җыелучыларны тәбрикләде.
Чакмагышлыларның бәйрәмен уртаклашырга ерак Финляндиядән дә килгәннәр иде хәтта. Чыгышы белән Чакмагыш районыннан булган Рида Вәлиева җәмәгате Маури Савалинен белән бергә үзләренең гаилә дусларын Эйа һәм Вайноны алып кайтканнар.
“Безне бу бәйрәмгә инде 10 ел чакыралар. Ниһаять, бу искиткеч чараны күрү бәхетенә ирештек, – диде алар. – Игенченең хезмәтен шулкадәр зурлауларына сокландык, мондагы кара туфракка гаҗәпләндек. Бездә, Финляндиядә, һәртөрле күргәзмәләр үтеп тора, әмма бу дәрәҗәдә үткәрелгән уңыш бәйрәмен гомеребездә беренче күрәбез. Төрле милләт вәкилләренең күп булуы, аларның киң күңеллелеге хәйран калдырды. Ат чабышы, милли уеннар, ярышларга шаккаттык. Сабан туе – тиңсез милли хәзинә бит. Ул җиргә сөю тәрбияли, гаилә җепләрен ныгыта. Без бу бәйрәмдә, һичшиксез, тагын катнашачакбыз”.
Сабан туйның башка еллардагыдан аермалы ягы – сәнгать осталарының чыгышы Башкортстанның 100 еллыгына багышланды. Икенче бер яңалык – Үзәк авылара китапханә хезмәткәрләре көче белән “Осталар остаханәсе” күргәзмәсе оештырылды. Анда районның иң оста кәрзин үрүчеләре, калфакчылары, киез басучылары, чәчәк ясаучылары, чигүчеләре һәм башка осталарының хезмәт үрнәкләре куелды. Үзләре исә кунакларга осталык серләрен сөйләде, тәҗрибә уртаклашты. Китапханәче Алсу Гәрәева һәм аның әнисе Фәйрүзә апа чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар игътибарны аеруча җәлеп итте.
Яңалыкның өченчесе – чакмагышлылар, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның Сабан туйларын хәмерсез үткәрү турындагы тәкъдимен хуплап кабул итеп, кунакларга алкогольсез эчемлекләр тәкъдим итте. Ә “Без бергә” ирекле хәрәкәтенең яшьләр оешмасы “Алга, Башкортстан!” иҗтимагый хәрәкәтенә кушылды. Районның барлык авыллары җиләк-җимештән ясалган 30 төрле хәмерсез эчемлек әзерләгән иде.
Ә шулай да Сабан туеының иң төп кунагы – игенче! Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев үз чыгышында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә һәм алдынгыларына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Игенчеләрнең фидакарь хезмәтенә күрә чәчү тиешле агротехник чорда башкарып чыгылды, 53,1 мең гектар мәйданга төрле культуралар чәчелде. Кунаклар да тәбрикләү сүзләрен әйтте, районның елның-елында иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади үсеш кичерүен, алдан баруын, чакмагышлыларның җиргә һәм хезмәткә мәхәббәтен билгеләделәр.
Язгы чәчүне оешкан һәм сыйфатлы башкарган игенчеләрне, бүтән өлкәләрдә уңышларга ирешкән алдынгыларны сәхнәгә чакырып тәбрикләделәр. Район хакимиятенең Мактау грамоталары, дипломнары белән бүләкләделәр. Аннан хезмәт алдынгылары, авыл хуҗалыгы техникасы парады үтте. Милли уеннарда төп ярышларның берсе, әлбәттә – милли көрәш. Быел көрәш һәм билбау көрәше тренеры Рөстәм Зыякаевка “Русиянең атказанган тренеры” дигән мактаулы исем бирелде.
Бәйрәм җыр-моң белән үрелеп дәвам итте. Баянчы, автор-башкаручы Илнар Гыйльманшинның кунакка чакырылуы да чакмагышлыларның теләген исәпкә алып башкарылган иде.
Бөтен ярышларга нәтиҗә ясалгач, “Сабан туй –2019” бәйрәменең җиңүчесе дип “Базы” җәмгыяте табылды.