Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июнь 2019, 14:37

ВЛАДИМИР ПУТИННЫҢ ПЕТЕРБУРГ ИКЪТИСАДИ ФОРУМЫНДАГЫ ЧЫГЫШЫ БЕЛГЕЧЛӘР ТЕЛЕННӘН ТӨШМИ

7 июньдә Петербургта Халыкара икътисади форумның пленар утырышы узган иде. Анда Русия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады. Әлеге чыгышны политологлар ил Президентының 2007 елда Мюнхенда сөйләгән чыгышына бәрабәр дип табалар. Аерма тик шунда, 2007 елда Путин, нигездә, халыкара сәясәт проблемалары, берполюслы дөньяның Җир шарындагы тынычлык системасын җимерүгә алып баруы турында сөйләп, Америка Кушма Штатларын тәнкыйть утына тотса, быелгы чыгыш тулаем икътисад мәсьәләләренә багышланды.#ВладимирПутин

7 июньдә Петербургта Халыкара икътисади форумның пленар утырышы узган иде. Анда Русия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады. Әлеге чыгышны политологлар ил Президентының 2007 елда Мюнхенда сөйләгән чыгышына бәрабәр дип табалар. Аерма тик шунда, 2007 елда Путин, нигездә, халыкара сәясәт проблемалары, берполюслы дөньяның Җир шарындагы тынычлык системасын җимерүгә алып баруы турында сөйләп, Америка Кушма Штатларын тәнкыйть утына тотса, быелгы чыгыш тулаем икътисад мәсьәләләренә багышланды.
Президент билгеләвенчә, бу өлкәдә дә АКШ үзенең халыкара гегемонлыгын алга чыгарып, бөтен дөньяны үз юрисдикциясе астына алырга тырыша. Кытай, Русия, Иран, Венесуэла, Сүрия кебек дәүләтләргә карата алып барылган санкцияләр һәм чикләүләр сәясәте барыбер тиешле нәтиҗә бирмәячәк, диде Владимир Путин. Киресенчә, бу халыкара киеренкелек үсүенә, дөньякүләм финанс системасының үзгәрешенә һәм икътисади бәйләнешләрнең кимүенә генә илтәчәк. Моңа мисал итеп, Президент данлыклы “Hyawei” компаниясен китерде һәм тиздән Русия белән Кытай сәүдә мөнәсәбәтләрен долларда түгел, ә ике дәүләтнең милли валюталары – сум һәм юаньдә алып бара башлаячакларын белдерде.
Белгечләр билгеләвенчә, бу сүзләр дөнья икътисадының үз үсешендә бөтенләй яңа эрага керә башлавын дәлилли. Америка Кушма Штатлары алга сөргән берполюслы дөнья үзенең логик ахырына якынлаша. Киләчәк төрле икътисади системалар артында.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: