Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 июнь 2019, 01:08

Эй, Морозов, эй, Морозов...

Эй, Морозов, эй, Морозов...
Русия төбәкләре җитәкчеләрен яңарту дәвам итә. Чираттагысы – Әстерхан өлкәсе җитәкчесенә кагылды. Әстерхан өлкәсе губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов үз теләге белән отставкага чыкты. Аның отставкасын Русия Президенты Владимир Путин кабул итте һәм бу вазыйфага Игорь Бабушкинны билгеләде. Рәсми чыганаклар аның сәбәбен Морозовның гаилә хәле белән аңлата. Экс-губернатор эшсез калмаячак, махсус хезмәтләрдә эшләргә җыена. Сергей Морозовның рейтингы 57-58% тәшкил иткән. Аның төбәк җитәкчесе вазыйфасына сайлауларда җиңү ихтималлыгы зур иде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: