Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 Май 2019, 11:43

Уфада Төрки театрларның VII халыкара фестивале эшен тәмамлады.

Уфада Төрки театрларның VII халыкара фестивале эшен тәмамлады.
Төрки театрларның VII халыкара фестивале Башкортстан республикасы оешуның – 100,Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының шулай ук бер гасырлык юбилеена һәм Русиядәге Театр елына багышланды.
Фестиваль 23 май башланган иде. Анда биш илдән һәм Русиянең алты төбәгеннән: Башкортстан, Татарстан, Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Тыва, Кырым, Үзбәкстан, Алтай, Гагауз һәм Төркия театрлары катнашты. Фестивальдә 13 спектакль каралды. Чара Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театрының “Зөләйха күзләрен ача” спектакле белән ачылды.
Фестиваль барышында “Мәдәниятләр диалогы һәм төрки театрлар” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция, лекцияләр, фикер алышулар, лабораторияләр һәм Театр җыены узды. Театр җыены Сабантуй итеп уздырылды. Чара Кырмыскалы районының Таусеңер авылы янындагы яланда узды. Анда төрле спорт ярышлары, уеннар оештырылды. Көрәштә Башкорт дәүләт опера һәм балет театры артисты Азамат Даутов җиңеп тәкә алды.
Төп бүләк Башкортстанда калды. Аны Мостай Кәримнең “Өч таган” спектакле белән Стәрлетамак шәһәренең Башкорт драма театры яулады. Иң яхшы режиссер дип Гаяз Исхакыйның “Тормышмы бу?..” спектакле өчен Айдар Җаббаров лаек дип табылды. Шулай ук иң яхшы ир-ат, иң яхшы хатын-кыз рольләре билгеләнде.
Җиңүчеләргә тирмә рәвешендә эшләнгән бүләкләр тапшырылды.
Төрки халыкларның “Туганлык” театр фестивале 1991 елда оештырылган иде. Максаты – төрле театрлар арасында иҗади тәҗрибә белән уртаклашу. Бердәм төрки театрлар киңлегенең бер өлеше буларак танылу. Экспертлар алдагы фестивальне әлеге чара оештырылуының 30 еллыгына – 2020 елда уздырырга кирәк дигән фикергә килде.
Мөнир ВАФИН.
Читайте нас: