Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2019, 21:31

УФАДА ТӨРКИ ЯШЬЛӘР ФИКЕР АЛЫШАЧАК

30 майда Уфаның “Торатау” Конгресс-Холлында “Русиянең һәм Үзәк Азиянең төрки милләтләре: тугандаш мәдәниятләр диалогы" дип аталган халыкара форум узачак. Әлеге чара “Төрки телле яшьләрнең глобальләшү һәм русияле милләтен формалаштыру шартларында социальләшүе” проекты кысаларында тормышка ашырыла. Проект “Гражданлык җәмгыятенең тотрыклы үсеш үзәге” хәйрия фонды тарафыннан Русия Президенты Владимир Путин Грантына башкарыла.#ВладимирПутин

30 майда Уфаның “Торатау” Конгресс-Холлында “Русиянең һәм Үзәк Азиянең төрки милләтләре: тугандаш мәдәниятләр диалогы" дип аталган халыкара форум узачак. Әлеге чара “Төрки телле яшьләрнең глобальләшү һәм русияле милләтен формалаштыру шартларында социальләшүе” проекты кысаларында тормышка ашырыла. Проект “Гражданлык җәмгыятенең тотрыклы үсеш үзәге” хәйрия фонды тарафыннан Русия Президенты Владимир Путин Грантына башкарыла.
Форумның төп максаты – Русияне төрки халыкларны берләштерүче үзәк итеп таныту һәм төрки милләтләрнең милли-мәдәни традицияләрен саклау өчен тиешле шартлар тудыру, алар арасындагы рухи бәйләнешләрне ныгыту. Анда тәҗрибә уртаклашу өчен Русия, Казахстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстанның төрле шәһәрләреннән белгечләр киләчәк, шулай ук Бишкәк һәм Нур-Солтан калаларыннан төрки яшьләр – студентлар һәм магистрантларның күпләп катнашуы көтелә. Шулай ук биредә Башкортстан Хөкүмәте вәкилләре, республиканың төрле милли-мәдәни оешма җитәкчеләре чыгыш ясарга тиеш.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ
Читайте нас: