Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 Май 2019, 12:09

РУСИЯ ПРЕЗИДЕНТЫ ВЛАДИМИР ПУТИН АКШНЫҢ ДӘҮЛӘТ СЕКРЕТАРЕ МАЙКЛ ПОМПЕО БЕЛӘН ОЧРАШТЫ

Сочи шәһәрендәге «Бочаров-Ручей» резиденциясендә узган очрашуда ике дәүләт арасындагы бәйләнешләрне ныгыту мәсьәләләре каралды. #ВладимирПутин

Сочи шәһәрендәге «Бочаров-Ручей» резиденциясендә узган очрашуда ике дәүләт арасындагы бәйләнешләрне ныгыту, үзара дуслык җепләрен көчәйтү мәсьәләләре каралды.
Сер түгел, соңгы елларда Русия белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләр шактый салкынайган иде. Шөкер, быел ике арадагы боз эри башлады. Моның ачык мисалы булып Сочи шәһәрендәге «Бочаров-Ручей» резиденциясендә Русия Президенты Владимир Путинның АКШның Дәүләт Секретаре Майкл Помпео белән очрашуы хезмәт итә. Очрашуда ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләр торышы тикшерелде, аларны яхшырту юллары анализланды. Җитәкчеләр мондый форматтагы очрашуларның даими кабатланып торуына, икътисади, сәяси һәм мәдәни бәйләнешләрнең көчәюенә ышаныч белдерде.
Читайте нас: