Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 Май 2019, 13:17

Олег ТӨХВӘТУЛЛИН. Без — авылга кайтасы малайлар

32 ел элек башкалага китеп, “тормышта үз урынын” тапкан журналист мин. Әмма әлегә кадәр үземне авылдан Уфага вакытлыча гына киткән кеше итеп тоям. Исәбем дә, вакыты җиткәч, туган авылымда яшәргә кайту иде. Әмма ул мине көтәме соң?

“Куен дәфтәре”н актарып утырам... Кайчандыр язарга өлгермәгән темалар бар. Кычкырып әйтү тыелган фикерләр дә очрый. Кайберләрен әле өлгереп җитмәгән тема дип теркәгәнмен. Күңел дәфтәрендә теркәлгәннәрнең күбесе — авыл проблемалары. Өлкәннәрнең фикерләре, яшьләрнең теләкләре тупланган. Журналистның “иҗат сандыгы” үз һөнәре буенча озак эшләгән саен яңа сәхифәләр белән тулылана. Авылга һәр кайтуымда диярлек “син бит журналист, нигә азрак үзебезнең Мәмәдәл турында, аның проблемалары хакында гәзиткә язмыйсың” дип “теңкәгә тигәннәре” дә очрый.
30 елдан артык матбугатта эшләү чорында әллә ничә сәяси система үзгәрде. Совет чорында гына гәзиттә басылганның көче, нәтиҗәлелеге була торган иде. Бигрәк тә яңа Русия тарихында (хәзер шундый термин да бар) гәзит чыгышларына түрәләрнең “колаклары да селкенми”. Ә мин язып нәрсә үзгәртә алам? Акча юк, бюджетта каралмаган, дип әйтәчәкләр. Әллә халык сайлап куйган депутатлар үз сүзен әйтергә тиеш, дип уйлыйсызмы? Хәзер алары да сессиядәге кворум яисә тавыш бирү өчен генә кирәктер, дигән уйлар туа.
32 ел элек башкалага китеп, “тормышта үз урынын” тапкан журналист мин. Әмма әлегә кадәр үземне авылдан Уфага вакытлыча гына киткән кеше итеп тоям. Исәбем дә, вакыты җиткәч, туган авылымда яшәргә кайту иде. Әмма ул мине көтәме соң? Мин дә “авыл проблемаларын гәзиткә язарга иде” дип “чаң кагучылар” исемлеген тулыландырмаммы?
Авыл клубы бүген менә шундый аяныч хәлдә... Кулыма каләм алдым да ирексездән туктап калдым. Нәрсә турында язарга соң? Кешеләргә икмәк сатып алу өчен кибет тә юк, дип язаргамы? Әллә клуб-мәктәп юклыгына зарланыргамы? Хәер, Башкортстанда сәүдә хезмәтләндерүеннән мәхрүм 1200 пункт исәпләнә. Рәсми чыганакларга караганда, быел әлеге кибетсез авылларны хезмәтләндерү өчен автолавкалар сатып алуга республика казнасыннан 15 миллион сум акча бүленгән. Көлсәң — көл, элекке заманнарда авылдан-авылга сату итеп йөргән арбалы сәүдәгәрләрне күз алдына китерде бу хәл. Ярый, болары — икенче проблема.
Язманы Русия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевның яз көне “Тамбовский бекон” комбинаты эшчеләре белән очрашуыннан башларга кирәк булган. Премьер-министрның фикерләрен эре хәрефләр белән билгеләп куйганмын. “Мин Хөкүмәттә эшли башлаган елларда (2006-07) илдәге халыкның 35 проценты авылда яши иде, хәзер — 25 процент... Бу сан һәрвакытта да начар дигәнне аңлатмый. Кайбердә ул хезмәтнең тагын да югарырак квалификацияле булуын, шул рәвешле хезмәт җитештерүчәнлегенең үсүен күрсәтә. Һәм шуңа күрә авылда бу кадәрле үк халык кирәкми. Шул ук вакытта, бу — барыбер борчулы тенденция, һәм дәүләт аларга игътибарлы булырга тиеш...” – диде Дмитрий Анатольевич.
Хөкүмәт башлыгы булуга карамастан, шәхси фикеремне белдереп, Дмитрий Медведев белән бәхәсләшергә дә урын калдырам. Ул әлеге очрашуда, авылны саклап калу өчен, беренче чиратта, яшьләргә шәһәрдәге кебек эш һәм яшәеш мохите тудырырга кирәк, ди. Әлбәттә, авылларыбызның нигезе — яшь гаиләләр. Ләкин яшьләр авылда уңайлы фатирлар булмаган өчен генә әти йортын ташлап шәһәргә китми бит! Элек тә, хәзер дә шулай: шәһәрдәге уку йортларында белем алган студентлар, укучылар, атна ахырында соңгы дәреснең тәмамланганын да көтеп тормастан, туган авылларына ашыга. Шәһәрдә белгечлек дипломы алгач, кызганычка каршы, аларның күбесе сүнеп барган авылга эшкә кайтырга теләми. Өй салып бирү генә җитми шул.
Шул ук мәктәп проблемасын алыйк. Укытырга бала-чага юк, шуңа оптимальләштерелде, дип җавап бирә чиновниклар. Бала юк — шуңа мәктәп юк. Ә менә ни сәбәпле балаларның аз булуы беркемне дә борчымый диярлек. Халыкны эш белән тәэмин итәргә һәм хезмәтенә лаеклы түләргә кирәк. Ә бездә кайбер аграр хуҗалыклар арзанлы эшче көчләргә өстенлек биреп, бөтенләй чит ил “уңганнарын” җәлеп итә башлады. Ә авылның үз һөнәр ияләре гаилә тамагын туйдыру өчен Себер киңлекләренә китә башлады. Башкортстаннан читкә китеп эшләүчеләр саны 100 меңгә җитә, дип тә сөйлиләр.
Әйтер сүзем үзебезнең авыл хәлләре турында лабаса. Хәер, ул безнең авылга гына хас проблемалар да түгел. Аннары мин дә дәшми калсам, кем ишеттерер халыкның ул зарын, дигән сорау да бар бит әле. Менә шулай, “вакыты җиткәч” авылга кайтырга теләк тугач, мине ул сораулар тагын да ныграк уйландыра башлады.
Биш ел элек, алдагысын уйлап дигәндәй, Мәмәдәлдә дөнья кора башладык. “Пенсиягә чыккач яшәргә кайта торгансыздыр инде. Шуңа әзерләнәсездер” дип каршы алучылар да аз түгел. Әлегә бүгенгесе кыйммәт. Һәр атнаның көтеп алынган ике ялында үзебезнең “фазенда”га ашыгабыз. Гадәттә, кешеләр шәһәрдән авылга ял итәргә кайта. Ә безнеке киресенчә, ике көн “кәҗә майлары” чыкканчы эшлибез дә якшәмбе Уфага 5 көнгә ял итәргә кайтып китәбез. Нишлисең, авылда тормыш шулай корылган. Шулай биш ел җәй буе ихатадан да чыкмыйча, баш күтәрмичә дөнья көтә торгач, “билләрне турайтып”, авыл урамына күз ташладым. Хәзер авылдашларымның соравы аптырау катыш яңгыраган кебек тоела: “Хәтәр тырышасыз, әллә чынлап та авылга яшәргә кайтырга уйлыйсызмы?” – дип сорамасыннармы. Мин мондый сорауны ике ел элек урындагы җитәкчеләрнең берсеннән ишеткән идем.
Ихатада җыелган чүп-чарны түгеп, ике тәгәрмәчле авыр арба өстерәп кайтып киләм. Түрә кеше машинасын юл читенә туктатты да тәрәзәсен ачып:
— Нәрсә калган сиңа авылда? Юкка интегәсең. Ят шәһәреңдә. Бер проблемаң булмас, — дигән иде.
“Авылда бер сүнгән ихатага җан керер иде, ичмасам”, дигән җавабымны да ишетмәде, ахры, машинасы кузгалып китте.
Чуалган уйларымнан арынып, янә бер мәлгә каләмемне читкәрәк куйдым. “Тапкансың зарланыр нәрсә, андый хәлләрне күп авылларда күреп була инде”, – дип уйлар гәзит укучы. Әйе, акча юклыкка гына япсаруны мин бу очракта үз вазыйфаларындагы җавапсызлыкка аклану дип бәяләр идем.
Авылда ярты гасыр элек төзелгән клуб бар иде. Ихтимал, заманы өчен ул бик мәһабәт булгандыр. Кирпечтән салынган мондый клублар районда күп түгел иде. Әйткәндәй, халкыбызның мәшһүр җырчы-сандугачы Фәридә Кудашеваның сәхнәдәге талантын ачкан ул безнең авыл. Алар Дүртөйледә яшәгәндә ахирәте, Мәмәдәл кызы Мәсрүрә Шәрифҗанова Фәридә апаны кунакка алып килә. Кичен бергәләп клубка чыгалар. Шунда ул үз гомерендә беренче тапкыр сәхнәгә чыгып җырлый. Бу турыда Фәридә Кудашеваның истәлекләрендә дә телгә алына. Гомумән, гомер бакый оста гармунчы-баянчылары, моңлы җырчылары белән аерылып торды безнең авыл. Риф, Мирзаһит, Әсбах, Сәйфетдин, Рамил абыйлар, тагын бик күпләрнең моңлы гармун көйләре сеңеп калды әлеге авыл клубы диварларына.
Ә хәзер аны клуб дип булмый торгандыр. Көндезләрен биредә ихатадан таралган кәҗә-сарыклар, ә караңгы төшкәч яшьләр “ял итә”. Малы да, күбрәге читтән килгән яшь-җилкенчәк тә биредә бер үк төрле ял итәләр кебек. Көндезле-кичле алышынып торган “власть” үзләреннән соң бердәй тәртипсезлек калдыра. Хәер, малы да, ямьсез кыланган яшьләре дә клубка бер сукмактан йөргәч, тагын нәрсә әйтәсең?! Йозаксыз ишекләр бүген кемгә дә ачык. Коела башлаган тәрәзә пыялаларын күреп йөрәк әрни.
Ә бит клуб бикләнгәнгә 10 ел чамасы гына. Түбәсенең бер почмагына ремонт кирәк, шуңа яптылар. Өч-дүрт ел шулай су ага торгач, район хакимиятенә шалтыраттым. Мәдәният бүлегенең дә “су акканын” ничек күзәткәннәрен беләсе килде.
—Түбә ябу — бик зур эш, әлегә акча юк. Бюджетта аңа акча каралмаган, — дип җавап биргәннәре хәтердә.
Менә шул тишек түбәдән башланган проблема клубның бөтенләй ябылуына китерде. Хәзер инде исән калган тәрәзәләре дә юк бугай. Медпункт та шушы түбә астында урнашкан иде. Анысы да оптимизация корбаны булды. Әбекәй, сезнең кебек өлкәннәргә медицина ярдәмен авылда күрсәтү өчен хәзер хөкүмәтнең көче җитми, хәленнән килми, дип аңлатып кара инде аларга.
“Миләш” дигән райпо кибете дә бар иде авылда. Башка сәүдә ноктасы булмаса да, көндәшлек шартларына түзә алмыйча ябылганына да 15 ел гына бардыр. Сатылып кулдан-кулга йөри торгач, кемдер борынгы кирпечтән салынган таш бинаны торак йорт итеп үзгәртеп ята. Авылда качып-посып өеннән аракы саткан төнге сәүдә нокталарын исәпкә алмаганда, башка әйбер тәкъдим итүче юк. Икмәк-шикәр алырга да күрше авылга йөри халык... Файда китерми, имеш, авылда кибет шуңа ябылган. Заманы шулайдыр, күрәсең, халыкка булган файдасы турында уйлаган кеше юк. Бизнес хуҗалары башта күпме керем алачагын исәпли.
— Син нәрсә, әллә чынлап та авыл тормышындагы проблемаларны гәзиткә язарга уйладыңмы? — дип кергән күршем авылга бер кайтуымда. — Үз башыңа бәла эзләмә. Җитәкчеләр дә хупламас бу эшеңне. Аннары, курыкмыйча тагын ничек авылга кайтып йөрерсең?
Ә мин ни сәбәпле һәм кемнән үз авылыма кайтырга да куркырга тиеш? Монысы бераз уйландырды. Әмма авыл кешеләренә хас битарафлыкны да, берникадәр курку барлыгын да күрсәтә иде авылдашымның бу сүзләре. Ә, бәлки, кешеләрнең әйтергә теләгән сүзләрен дәшми калулары да авылларны җансызландыра торгандыр?
Йортларда утлары янган өчен генә авылны “җанлы” дип булмый. Кешеләрдә уртак проблемаларны уртага салып әйтердәй көч тә, бердәмлек тә булырга тиеш. Уйлап карасаң, үзебезнең хушкүңеллелек, битарафлыгыбыз белән җитәкчеләрнең чамадан чыккан кыланышларына күз йомабыз, күрмибез. Аннары үкенәбез, борчылабыз. Аяныч хәл, авылда халыкның психологиясе катлаулы. Хуҗага ошамаган сүз әйтергә курка. Ашлык-саламсыз калачагын белә ул!
Менә, авылдашларым теләгән проблемаларны да берникадәр яздым. Кем әйткәндәй, дәлше нәрсә? Аларны язганнан кибет-клублар ачылырмы? Минемчә, телгә алынган проблемалар туганчы ук аларны булдырмау өчен тырышырга кирәк иде. Күп очракта кешеләр үзләре дә гаепле кебек. Битарафлыгы белән, миңа гына кирәкмени, дигән карашлары белән. Ихтимал, авыл Советы, урындагы депутатларның да кайбер мәсьәләләрне хәл итү өчен тешләре үтәр иде. Кызганычка каршы, аларның болай да эшләре күп икән. Ә, бәлки, горур башларын түбән иеп, халык мәнфәгатьләре өчен кемгәдер ялынасы-ялварасы, олы түрәләрнең ишекләрен ачып керәсе килмидер?
Дөрес, Дәүләт думасы депутатлары да, авылда проблема күп, хәл итәргә кирәк, ди. Хәер, аларның беркайчан да, крестьян иркендә яши, тормыштан канәгать, дигәннәре булмады. Чынлыкта, язмышы хәл ителгәндә, Хөкүмәт һәрвакыт авылга таянды. Хәтта сайлаулар җитә башласа да крестьянның тынгысыз авыр хезмәтен, авыл проблемаларын искә төшерәләр.
Быел җәй Дәүләт думасыннан бер төркем депутат, Уфага килеп, ХХI гасырда Русия авылларының йөзе нинди булырга тиеш, дигән тема буенча аграр комитетның күчмә утырышын үткәрде. Әлбәттә, Башкортстанда авылларның социаль йөзен яхшырту юнәлешендә дәүләт программалары аша зур эшләр башкарыла. Үрнәк итеп куярдай мисаллар һәр районда аз түгел.
Әлеге шул Мәскәүдән килгән депутатлар үткәргән чарада ил күләмендә икътисадта берникадәр артка китеш булса да, авыл хуҗалыгы соңгы елларда тотрыклы үсеш юлында булуын күрсәтте, дигән иде чыгышында Дәүләт думасы депутаты Виктор Карамышев. Ул, шулай ук, әлеге темпны саклау өчен авылны сакларга, моның өчен югары квалификацияле белгечләрне, яшьләрне җәлеп итәргә кирәк, дип белдерде. Медведев кебек, авылда халык күп, киметергә кирәк, дими. Анысы дөрес, ил халкының дүрттән бер өлешеннән күбрәге авыл җирендә яши. Аларның да шәһәрдәге кебек уңайлы шартларда яшисе килә. Парламент депутатының халык яшәгән пунктларда социаль стандартлар булдырырга кирәк, анда авыл тормышының шәһәрдәгегә караганда өстенрәк булуы шарт, дип белдерүе ошады. Мәскәү депутатлары сөйли дә, ышандыра да белә инде ул, дигән нәтиҗә ясарга да булыр иде.
Минемчә, шунда туып-үскән, авылда күңеленә ошаган һөнәр табып эшләгән кешеләрне, яшьләрне үз нигезләрендә төпләндерү яхшы хезмәт хакына һәм социаль мәсьәләләрнең уңай хәл ителүенә генә бәйле түгел. Власть хакимнәренең, җитәкчеләрнең крестьян тормышына битараф булмавы да мөһим. Элек авыл бригадирының өлкәннәр яшәгән йортка кереп, мохтаҗлыкларын белешеп йөргәне хәтердә. Кемгә — утын, кемгә малына салам кирәк. Сыерлары кысыр калса да мәсьәлә фермада хәл ителә иде. Ә хәзер халыкның урындагы хакимият башлыгына да, хуҗалык җитәкчесенә дә мөнәсәбәте үзгәрде. Үзара ышаныч та кимеде.
Гомерләр агымсудай тиз үтә. Бигрәк тә яшең илледән арткач айларның гына түгел, елларның сизелми дә узганын аңлыйсың. Шәһәрдә дә начар яшәмибез. Әмма күңел һаман шул авылга тартыла. Авылда үскән кешенең яшәеш тамырлары кайсы тарафларга күченеп китүенә карамастан, үзенең туган мохитендә кала. Башкаларда әллә ни соклану уята алмаган авыл да, үзеңнеке булгач, иң матуры, иң якыны булып кала инде ул.
(Кызыл таң, 21.10.2017)
Читайте нас: