Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2019, 00:51

“Эш тә, икмәк тә булачак”

“Эш тә, икмәк тә булачак”
“Чулпан” хуҗалыгы җитәкчесе Урал Нәбиуллин Русия Президенты Вдадимир Путинның авыл хуҗалыгына зур игътибар бүлүен билгели.
Күп төбәкләрдә авыл хуҗалыклары таралып, басуларда чүп үләннәре үссә, минем туган ягым Бәләбәй районында җирнең кадерен беләләр. Туган авылым Мәтәүбашта “Чулпан” хуҗалыгы эшли. Аның белән Урал Нәбиуллин җитәкчелек итә. Ул чәчелми калган басулар булмавын әйтте. Һәм яңа культуралар да үзләштерә башлаулары турында сөйләде:
– Безнең хуҗалыкның чәчәү мәйданы 1600 гектар тәшкил итә. Шуның 600 гектары уҗым басулары, ягъни көздән чәчеп калдырылган. Русия Президенты Владимир Путин авыл хуҗалыгына зур игътибар бүлә. Матди ярдәмнәр дә каралган. Без быел рапс дигән яңа культура чәчтек. Күп еллар көнбагыш чәчкәнебез юк иде. Быел аны да кабат чәчтек. Илдә тотрыклылык хөкем сөргәндә эш тә, икмәк тә булачак, –диде Урал Нәбиуллин.
Мөнир МӘХМҮТОВ.
#ВладимирПутин
Читайте нас: