Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 Май 2019, 11:06

Тиздән сабантуйлар!

Сабантуй бәйрәме елдан-ел популярлаша. Ил Президенты Владимир Путинның 2000 елның 23 июнендә Татарстан сабан туена килүе дә милли бәйрәмебезгә ихтирам күрсәтү буларак кабул ителгән иде. #ВладимирПутин

Май башында иҗтимагый челтәрләрдә һәм WatsApp чатларында республика районнарындагы сабантуйлар графигы таралды. Ләкин бу исемлек әлегә расланмаган булып чыкты. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның указы якын көннәрдә дөнья күрер дип көтелә.
Радий Хәбировның быел Башкортстан сабан туйларында алкоголь сатуны тыю тәкъдиме белән чыгуын күпләр хуплап кабул итте. Шунысы да мөһим: 4 июньгә кадәр мөселман календаре буенча Рамазан ае дәвам итә.
Сабантуй бәйрәме елдан-ел популярлаша. Ил Президенты Владимир Путинның 2000 елның 23 июнендә Татарстан сабан туена килүе дә милли бәйрәмебезгә ихтирам күрсәтү буларак кабул ителгән иде.
#ВладимирПутин
Фото:архив, http://prokazan.ru/news/view/125518
Читайте нас: