Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 Май 2019, 14:45

ҮТКӘННӘРДӘН ГЫЙБРӘТ АЛЫЙК!

Без, үткәннәрне сагынып, бүгенгегә зарланырга яратабыз. Янәсе, элек уңышлар да мулрак, игеннәр дә биегрәк үскән, кешеләр дә, ил җитәкчеләре дә көләчрәк һәм кешелеклерәк булган. Шунысы кызык: яшьлекләре 1970-1980нче елларга туры килгәннәр – Брежневны, “үзгәртеп кору” чорыныкылар – Горбачевны, гомер язларын 1990нчы елларда каршылаучылар Ельцин дәверен сагыналар. Янәсе, 1970нче елларда без коммунизмда яшәгәнбез – азык-төлек һәм кием-салым арзан булган, фатирлар бушка таратылган; “үзгәртеп кору” чорларында гомер итүчеләр өчен күп нәрсәләр өстеннән серлелек пәрдәләре алынган, яшерен архивлар ачылган, совет системасының “җинаятьләре” фашланган; ә инде Борис Ельцин ил башында торган 1990нчы елларда без тулы иреккә ия булганбыз... Чираттагы сайлаулар җиткән саен эреле-ваклы сәясәтчеләр шушы сагыну-юксыну хисләрен байрак итеп күтәреп алып, гади халыкның күңеле белән уйнарга керешә, үзенә дивидендлар – өстәмә тавышлар табарга тырыша.Яшьлекне сагыну – табигый, кырыктан узган һәркем өчен гадәти хәл. Ләкин мин үткәннәргә аек күз белән карап, аның якты якларын да, караңгыларын да күрергә чакырыр идем. Әйдәгез, ерак түгел тарихыбызга янә бер борылып карыйк. Карашыбызны ниндидер абстракт “шәхес азатлыгы”, “демократия” кебек категорияләргә түгел, ә һәркайсыбыз өчен якын ил-көн тынычлыгына, кесә калынлыгына, суыткычларыбызның азык-төлек белән тулылыгына, ягъни гадәти көнкүрешкә юнәлтик. #ВладимирПутин

Без, үткәннәрне сагынып, бүгенгегә зарланырга яратабыз. Янәсе, элек уңышлар да мулрак, игеннәр дә биегрәк үскән, кешеләр дә, ил җитәкчеләре дә көләчрәк һәм кешелеклерәк булган. Шунысы кызык: яшьлекләре 1970-1980нче елларга туры килгәннәр – Брежневны, “үзгәртеп кору” чорыныкылар – Горбачевны, гомер язларын 1990нчы елларда каршылаучылар Ельцин дәверен сагыналар. Янәсе, 1970нче елларда без коммунизмда яшәгәнбез – азык-төлек һәм кием-салым арзан булган, фатирлар бушка таратылган; “үзгәртеп кору” чорларында гомер итүчеләр өчен күп нәрсәләр өстеннән серлелек пәрдәләре алынган, яшерен архивлар ачылган, совет системасының “җинаятьләре” фашланган; ә инде Борис Ельцин ил башында торган 1990нчы елларда без тулы иреккә ия булганбыз... Чираттагы сайлаулар җиткән саен эреле-ваклы сәясәтчеләр шушы сагыну-юксыну хисләрен байрак итеп күтәреп алып, гади халыкның күңеле белән уйнарга керешә, үзенә дивидендлар – өстәмә тавышлар табарга тырыша.Яшьлекне сагыну – табигый, кырыктан узган һәркем өчен гадәти хәл. Ләкин мин үткәннәргә аек күз белән карап, аның якты якларын да, караңгыларын да күрергә чакырыр идем. Әйдәгез, ерак түгел тарихыбызга янә бер борылып карыйк. Карашыбызны ниндидер абстракт “шәхес азатлыгы”, “демократия” кебек категорияләргә түгел, ә һәркайсыбыз өчен якын ил-көн тынычлыгына, кесә калынлыгына, суыткычларыбызның азык-төлек белән тулылыгына, ягъни гадәти көнкүрешкә юнәлтик.
1970нче еллар ахыры – 1980нче еллар башы. Картаеп баручы генсек җитәкчелегендәге илнең “нык үсешкән социализм”да яшәгән дәвере. Кемнәрнеңдер хәтеренә ул “коммунизм” чоры булып кереп калган. Ләкин кибетләрне искә алыйк, алар ярлыланганнан-ярлылана, дефицит артканнан-арта, ит-колбаса кебек ашамлыкларны көндез чыра яндырып та эзләп табып булмый; сәвит чорының шалтыравык, кышын көч-хәл белән кабынучы “Москвич” автомобиле артыннан да еллар буе чиратта торырга кирәк, могҗиза белән “копейка” “Жигули” эләктерә алсаң, үзеңне күкнең җиденче катында итеп тоясың. Халыкара аренада да хәлләр тыныч түгел: үзен “тынычлык илчесе” дип санаган Советлар Союзы 1979нчы елда Әфганстанга бәреп керә, “интернациональ” бурычын үтәгәндә 15 меңнән артык совет яугире таулар илендә башын салды. Шуның нәтиҗәсендә, АКШ һәм Көнбатыш Европа дәүләтләре 1980нче елда узган Мәскәү Олимпиадасына килүдән баш тартты, моңа җавап итеп, СССР һәм социалистик илләр 1984нче елда АКШның Лос-Анджелес шәһәрендә узган Олимпия уеннарына бармый калды. Шушы чорларның кабатлануын телибезме, җәмәгать?!“Үзгәртеп кору” елларын, гомумән, күз яшьләреннән башка искә төшереп тә булмый. Тынычлык өчен Нобель премиясен алган Горбачев хакимлеге дәверендә, кайчандыр милләтара татулык үрнәге булган ил сугыш-низаг аренасына әверелде. Сумгаит, Таулы Карабах, Баку, Вильнюс һ.б., һ.б. Кичке “Вакыт” информацион тапшыруы ул елларда фронт хәбәрләрен хәтерләтә иде. Шуңа өстәп, шар тәгәрәтерлек буш кибет киштәләрен, Павлов реформасы нәтиҗәсендә, халыкның саклык кассаларында үлемтеккә җыйган акчаларының тузанга әверелүен, хезмәт кешесенең тәмам бөлгенлеккә төшүен, ГКЧПларны искә төшерсәк, утырып елыйсы килә башлый. Нәтиҗәдә, дөньяны дер калтыратып тоткан СССР дәүләте вак кисәкләргә таркалды, яшәүдән туктады. Шушы дәвернең кабатлануын телибезме, җәмәгать?!Горбачевны тәхеттән куып төшереп, аның урынына килеп утырган Борис Ельцин хакимлеге дәверен күпләр “демократия чоры” дип искә ала. Ачтан үлмәслек кенә пенсия акчаларын да картларга дүрт-биш айга кичектереп түләү, хезмәт хакларын ГКО кәгазьләре аша мең тапкыр әйләндереп, ярты елга бер тапкыр бирү була микәнни соң ул демократия? 1993нче елның 3-4нче октябрь көннәрендә ил үзәге – Мәскәүдә халык тарафыннан сайланган Югары Советны танклардан утка тоту, депутатларны куып тарату – шулай ук демократия чагылышымы? Әллә инде бер әзерлексез 18 яшьлек авыл егетләрен 1994нче елда Чечня тамугына илтеп тыгу, аларның һәм сугышка бер кысылышы булмаган чечен халкының җаннарын кыю бүгенге көндә аерым сәясәтчеләр өчен “ирек”, “демократия” төшенчәләренә бәрабәр микән? Әйткәндәй, Горбачев-Ельцин дәверендәге төрле фетнәләрдә, ил эчендә барган сугышларда,миләтара низагларда һәлак булучылар саны әлегә кадәр төгәл билгеле түгел – мәгълүматлар җиде йозак астында саклана. Алар киң мәгълъмат чараларына чыгарылса, Нобель премиясе алган “тынычлык күгәрчене” дә бәлки бүген Лондонда түгел, ә Мәскәүдәге “Матрос тынлыгы” төрмәсендә утырыр иде... Яшьлек елларыбыз дип, “данлыклы” финанс пирамидалары – “МММ”, “Хопер-инвест”, “Властелина” һәм башкаларда миллионнарча ватандашыбызның хәләл керемнәре янган дәверне, яманатлы “ваучерларны”, шулар аша бөртекләп җыелган ил байлыгын үз кесәләренә тутырган, хакимияткә кереп утырган Березовский, Гусинский кебек олигархларны сагынабызмы, җәмәгать?! Белмим, югыйсә, минем сагынасым килми...Хәзер инде саннарга мөрәҗәгать итик. Алар 1990нчы еллар “демократия”сен сагынып, бүгенге көн хакимиятендәге “канлы режим”га ләгънәт укучы Навальный тарафдарлары өчен аеруча гыйбрәтле булыр. 1999нчы елда Владимир Путин Русия президенты итеп сайланыр алдыннан ил ВВПсы (эчке тулаем продукт) 195 миллиард доллар, ягъни илдәге һәр җан башына 1320 доллар тәшкил иткән булган. 2013нче елга ул 2113 миллиард долларга җиткән, ягъни илдә яшәүче һәр кеше башына 14800 доллар төшкән. Үсеш – 11 тапкырга якын! 1999нчы елда инфляция, ягъни акча очсызлануы, 36,5 процент тәшкил итсә, 2013нче елда 6,5 процент булган, быел исә 4,5 проценттан артмас дип фаразлана. Кимү – 6 тапкырдан артык! Моннан унтугыз ел элек илнең алтын-валюта резервлары 12,6 миллиард доллардан артмаса, унбиш ел үткәч, ул 511 миллиардка җиткән. Ягъни үсеш – 40 тапкырдан артык! Русиянең дәүләт бурычы 2000нче ел башына ВВПның 78 процентын тәшкил итсә, 2014нче елга ул 8 процентка кадәр кимегән. Аерма – 10 тапкырга якын! 1999нчы елда илдәге уртача пенсия күләме 500 сум чамасы булса, 2013нче елга ул 10000 сумга кадәр үскән. 20 тапкырга үсеш! Уртача хезмәт хаклары исә гасыр башына 1522 сум булса, 2013нче елга ул 29940 сум тәшкил иткән. Үсеш – 20 тапкырга якын! Кем әйтмешли, комментарийлар кирәкми!Аш өстәлебезгә күз салыйк. Уртача хезмәт хакына 1970нче елда 493 килограмм бәрәңге, 217 килограмм суган, 33 килограмм сыер ите, 32 килограмм дуңгыз ите, 246 литр сөт, 69 килограмм эремчек, 29 килограмм сыр, 654 йомырка, 92 килограмм балык, 83 килограмм шикәр, 45 килограмм көнбагыш мае, 21 килограмм сыер мае, 274 килограмм икмәк сатып алып булган. 2000нче елга хәлләр түбәндәгечә үзгәргән – 394 килограмм бәрәңге, 331 килограмм суган, 41 килограмм сыер ите, 47 килограмм дуңгыз ите, 313 литр сөт, 77 килограмм эремчек, 28 килограмм сыр, 1700 йомырка, 76 килограмм балык, 191 килограмм шикәр, 97 килограмм көнбагыш мае, 35 килограмм сыер мае, 229 килограмм икмәк. 2010нчы елда исә уртача хезмәт хакына 917 килограмм бәрәңге, 723 килограмм суган, 84 килограмм сыер ите, 83 килограмм дуңгыз ите, 542 литр сөт, 130 килограмм эремчек, 77 килограмм сыр, 5479 йомырка, 193 килограмм балык, 519 килограмм шикәр, 312 килограмм көнбагыш мае, 88 килограмм сыер мае, 563 килограмм икмәк сатып алып булган. Монда да өстәмәләр кирәкми. Шуны гына өстәп үтим: 1970-1980нче елларда халык әфлисун, мандарин кебек дефицит тәм-томны елына бер тапкыр гына – Яңа ел көннәрендә күрә иде. Анысы да, гадәттә, искергән, чери башлаган була иде. Хәзер исә теләсә кайсы кибеткә кер дә, теләгәнен сайла! 1980нче елда уртача хезмәт хакына 86 килограмм алма, яисә 77 килограмм әфлисун килсә, 2000нче елга алар 99 һәм 97 килограммга җиткән. Бүгенге көндә исә эш хакыбызга 326 килограмм алма яки 273 килограмм әфлисун алып була. Шуннан үзегез уйлагыз инде...Иң мөһиме – 2000нче елларда илне 15 елдан артык эчтән кимергән сугыш-низаглар тәмамланды, Кавказ халыклары иркен сулыш алып, традицион шөгыльләренә кире әйләнеп кайтты – төзелешкә, игенчелеккә, малчылыкка, яшелчә-җимеш үстерүгә кереште. Дөньядагы иң изге максат та сабый баланың бер тамчы күз яшенә тормый” дигән гыйбарә бар. “Туксанынчы елларда күз яшьләрен Русиянең төрле төбәкләрендә, аеруча Кавказда, ата-анасыз калган меңнәрчә сабыйлар койды. Ил өстеннән агылган яшь ташкынын туктаткан өчен төп рәхмәтебез хакимияттәге “сугыш партиясен” урынына утырта алган бүгенге хакимияткә. Грозный каласының моннан 20 ел элеккеге һәм хәзерге фотосурәтләрен чагыштырып карагыз – аерма җир белән күк арасы! Моны беркем дә инкарь итә алмас, мөгаен... Кыскасы, үткәннәрдән гыйбрәт алып, киләчәккә карап яшәү яхшырак! Җитешсезлекләр, кәнәгатьсезлек һәр чорда да булган һәм әле дә бар. Ләкин дәүләт, аерым алганда, Президент Владимир Путин, ничек тә алардан котылырга, кешеләрнең тормышын уңай якка үзгәртергә тырыша. Халык әйтмешли, “һавадагы торнага караганда, кулдагы тургай яхшырак”. Аерым сәясәтчеләр вәгъдә иткән “алтын таулары”на ышанып, кулдагы “тургайны” – ил тынычлыгын, гаиләләребез иминлеген, өстәлләребезнең муллыгын югалтып куймыйк!
Зариф ӨСӘНГУЛОВ.
#ВладимирПутин
Читайте нас: