Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 Май 2019, 20:22

Җиңү көне белән!

Җиңү көне белән!
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан Русиядә зур чаралар узды. Мәскәүдә узган чарада ил Президенты Владимир Путин катнашты. Ул бәйрәм белән котлады һәм парадны кабул итте.
Башкортстанда “Җиңү язы” дигән чаралар узды.
Уфадагы чаралар Җиңү паркында чәчәкләр салу белән башланды. Башкортстан республикасы башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров икенче бөтендөнья сугышы батырлары Шакирҗан Мөхәммәтҗанов (Александр Матросов) һәм Миңнегали Гобәйдуллин һәм тагын берничә һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Иң төп бәйрәм чаралары Уфа хакимияте каршындагы мәйданда узды. Анда хәрби бүлек, уку йортлары, көч структуралары һәм хәрби техника катнашлыгында тантаналы йөреш узды. Чарада икенче бөтендөнья сугышы чорындагы танклар һәм машиналар катнашты. Аннан соң “Үлемсез полк” чарасы узды.
“Үлемсез полк”та 100 меңгә якын кеше катнашты.
Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров бабасы Абдулбарый Хәбиров, шәһәр хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин бабасы Гыйлемҗан Гыйззәтуллин фотосурәтләрен тотып узды.
Шушы ук мәйданда ретро автомашиналар күргәзмәсе оештырылды, “Солдат боткасы” дигән чара һәм зур мәдәни чара узды. Җиңү бәйрәме кичен салют атулар белән тәмамланды.
Мөнир ВАФИН.
#ВладимирПутин
Читайте нас: