Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 Май 2019, 17:22

Портсигар күпне сөйли

“Ватан” Бөтенрусия тикшеренү эшләре конкурсының Башкорт дәүләт университетында республика этабы үтте. Җиңүчеләр арасында Дүртөйле районының Миңеште урта гомум бирү мәктәбе дә бар. 7нче сыйныф укучысы Динар Дәүләтшинның “Портсигар эзләре буйлап” дигән тикшеренү эше 3нче урын алды. Бу хезмәтне ул мәктәп музее җитәкчесе Зилә Сабирова ярдәме белән башкарып чыккан. ...Мәктәп музеенда сугышка багышланган экспозиция бар. Анда дюралюмин портсигар игътибарны үзенә җәлеп итеп тора. “Гвардия капитаны Р. С. Бәшировка шефлардан. Омск шәһәре. 23.09.1944” дигән язуы да укыла. Портсигарның хуҗасы кем, аның язмышы ничек?

Зилә Нәфыйкова һәм Динар Дәүләтшин "Матбугат йорты" алдында.
Зилә Нәфыйкова һәм Динар Дәүләтшин "Матбугат йорты" алдында.
“Ватан” (“Отечество”) туристлык-туган якны өйрәнү хәрәкәте – Русия мәктәпләрендә иң озын гомерле проектларның берсе. Ул 1998 елда ук барлыкка килгән. Хәрәкәттә катнашуның ирекле булуы, туризм һәм туган якны өйрәнү ысулларын мәктәптә уңышлы куллану мөмкинлеге дә үз ролен уйный, күрәсең. Укучылар һәм укытучылар “Шәҗәрә”, “Туган төбәк ельязмасы”, “Якташлар”, “Археология”, “Экология”, “Яшь геологлар”, “Мәдәни мирас”, “Әдәби краеведение”, “Этнография”, “Русиянең хәрби тарихы”, “Мәктәп музейлары” һәм башка кызыклы юнәлешләрдә эш алып бара, “Ватан” Бөтенрусия тикшеренү эшләре конкурсында теләп катнаша. 16-17 апрельдә Уфада, Башкорт дәүләт университетында конкурсның республика этабы үтте, һәм ул республиканың 100 еллыгына багышланган иде. “Бөек Ватан сугышы” номинациясендә җиңүчеләр арасында Дүртөйле районының Миңеште урта гомум бирү мәктәбе дә бар. 7нче сыйныф укучысы Динар Дәүләтшинның “Портсигар эзләре буйлап” дигән тикшеренү эше 3нче урын алды. Бу хезмәтне ул мәктәп музее җитәкчесе Зилә Сабирова ярдәме белән башкарып чыккан.
Мәктәпнең “Яшь төбәкне өйрәнүче” түгәрәге әгъзалары Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларны барлый, алар турында истәлекләр, материаллар җыя. 1995 елда булдырылган мәктәп музеенда сугышка багышланган экспозиция бар. Андагы экспонатларны авыл халкы тапшырган. Арада дюралюмин портсигар игътибарны үзенә җәлеп итеп тора. “Гвардия капитаны Р. С. Бәшировка шефлардан. Омск шәһәре. 23.09.1944” дигән язуы да укыла. Миңеште эзтабарлары портсигарның хуҗасы, аның язмышы турында ныклап өйрәнергә карар иткәннәр.
Портсигарны 1996 елда музейга Гөлшат Әкбәрова тапшырган. Шул ук елның 25 апрелендә районның “Юлдаш” гәзитендә Х. Гарәфетдиновның “Тарихны кешеләр ясый” дигән мәкаләсендә бу экспонат хакында телгә алына. Ә бераз вакыттан мәктәпкә Руфат Салихҗан улы Салиховтан хат килеп төшә. Руфат абый портсигарның хуҗасы Рәшит Салихҗан улы Бәширов булуын, үзенең аның туганы булуын хәбәр итә. 1998 елда “Юлдаш”та Рәшит Салихҗан улының фронт көндәлекләреннән өзекләр дөнья күрә.
Шулай итеп, Рәшит Бәширов 1921 елда Дүртөйле районының Өчбүлә авылында туган. 1937 елда Өчбүлә мәктәбен тәмамлап, 1нче санлы Дүртөйле урта мәктәбенә укырга кергән. Озын буйлы, чибәр гармунчы егет үзешчән түгәрәкләрдә катнаша, “Галиябану” спектаклендә Исмәгыйль ролен уйный. 1937 елда бу хакта районның “Ярыш” гәзите язып чыккан. 1939 елда, хәрби училищега җибәрүләрен үтенеп, военкоматка гариза яза. 1940 ел башында ул Свердловский пехота училищесына укырга керә. Ләкин март аенда училищены таркаталар, Рәшитне Камышлы пехота училищесына күчерәләр. 1941 елның июлендә лейтенант званиесе алган егет Чиләбегә китә. Биредәге 26нчы бригада запастан килүче солдатларны әзерли. Фашистлар тылында эшләү өчен махсус рота төзелә. Бәширов элемтәче, сапер, радистларга җитәкчелек итүче кече командирларның махсус ротасы командиры итеп билгеләнә. 1941 елның декабрендә эшелонга төялергә боерык төшә, чаңгылар, маскировка халатлары бирәләр.
1942 елдан якташыбыз Волхов фронтында. Бу фронт илбасарларның Ленинградка омтылган “Төньяк” төркеменә каршы оештырыла, герой-шагыйрь Муса Җәлил дә шунда политрук була. Билгеле булуынча, Ленинград блокадасы 1941 елның 8 сентябреннән башлана һәм 900 көн дәвам итә. Якташыбызга Ленинградны азат итү өчен көрәшкән Волхов, Ленинград, Төньяк-Көнбатыш фронтларының һәркайсында сугышырга туры килә. 1944 елда Псков шәһәре янындагы “Шипка” биеклеген алганда күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә (Бу хакта “Подвиг народа” сайтында да регистрация билгесе бар). Соңрак 2нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденына лаек була. 1942 елда алган ярасы яхшы төзәлсә дә, 1944 елда уң аягына тигән ярчыктан соң аягы тездән бөгелми башлый. Яугир 1945 елның 7 мартында туган ягына кайтып төшә.
Бөек Ватан сугышы инвалиды, капитан Рәшит Бәширов Бөре педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый, ВЛКСМ район комитеты секретаре була, районның Өчбүлә, Уртай, Көшел мәктәпләрендә директор булып эшли. Иске Уртай авылында яшәүче икетуган сеңлесе Зәйтүнә Нәфыйкова искә алуынча, авыру булса да, сыер, ат, умарта тота. Бик тә туган җанлы, кунакчыл була.
Өйләнә, дүрт балалары туа. Кызы Лилия белән улы, игезәк сыңары Шамил бүгенге көндә исәннәр. Хатыны Вәзыйха вафат булгач, ныклап авырый башлый, яңадан өйләнә, ике бала туа.
1963 елда 42 яшендә вафат була, туган авылында җирләнә. Фотолары, ике ордены Дүртөйле төбәкне өйрәнү музеена тапшырылган. Көндәлек район гәзитендә басылып чыкса да, үзе әлегә табылмаган.
Потсигарның Миңеште авылына килеп эләгү тарихына килгәндә исә, Рәшит Салихҗан улы мондагы математика укытучысы белән дус булган. Икесе дә сугыш ветераны, икесе дә фотография белән мавыккан.
Шулай итеп, Миңеште авылы мәктәбе музеенда кадерле экспонат саклана. Утлар-сулар кичкән портсигар үзенең хуҗасы хакында да, якташларыбызның сугыш елларындагы батырлыгы хакында да бик күп мәгълүмат бирә ала.
Дилбәр БУЛАТОВА.
Читайте нас: