Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 Май 2019, 14:51

“Яшел Башкортстан” акциясе нәтиҗәсендә районнар яшелләнә

“Яшел Башкортстан” акциясе нәтиҗәсендә районнар яшелләнә
Башкортстанда 20 апрельдән 20 майга кадәр урман утырту айлыгы уздырыла. Бу республика хөкүмәтенең 29 мартындагы күрсәтмәсенә ярашлы эшләнә. “Зеленая Башкирия”, ягъни “Яшел Башкортстан” дип аталган бу акция Бәләбәйдә дә яхшы оештырылган. Бәләбәй урман хуҗалыгы директоры Ленар Зәйдуллин сүзләренә караганда, урман хуҗалыгына кергән Бәләбәй районыннан тыш, Ярмәкәй һәм Бишбүләк районнарында да бу чарага зур игътибар бирелә. Агач утырту чарасында, бар оешмалар һәм җәмәгатьчелек җиң сызганып туган районнарын яшелләндерүгә көч сала.
Мөнир ВАФИН.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: