Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 апрель 2019, 13:56

72 яшьлек мөфти 29 яшьлек белән алыштырылды

72 яшьлек мөфти 29 яшьлек белән алыштырылды
Башкортстан мөфтие Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин отставкага китәчәге турында 28 апрель белдергән иде. Китү сәбәбен “Әл-Рәхим” мәчете төзү дәвам ителсен өчен дип аңлатты. Эш шунда, мәчетнең төп иганәчесе – Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән “Урал” фонды һәм нәзарәт арасында каршылыклар туган иде. “Урал” фонды максатсыз тотылган 65 миллион сум акчаны мәхкәмә аша кайтаруны таләп итте. Мәчетне төзү белән шөгыльләнгән нәзарәт каршындагы “Алтын- курай” ширкәте ул акчаларның 2013 елда башкала хакимиятеннән мөселманнар өчен “Мөслим-сити” дигән квартал төзү максатыннан 6 гектар җир алу өчен тотынылуы белән аңлатты. “Урал” фонды “Мөслим-сити” өлгесенә каршы чыкты. Яклар уртак тел таба алмау сәбәпле, төзелеш туктап калган иде.
Мөфтинең отставкага китү теләге 29 апрель Башкортстан диния нәзарәте пленумында каралды һәм канәгатьләндерелде. Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин үзенең урынына ике урынбасарының берсен: Аюп Бибарсов яки Айнур Арслановны сайларга тәкъдим итте. Ләкин Аюп Бибарсов та, Айнур Арсланов та баш тарттылар. Мөфти өченче урынбасары Айнур Биргалинны тәкъдим итте һәм ул күпчелек тавыш белән вакытлыча мөфти вазифасын башкаручы итеп сайланды. Мөфти рәсми ноябрь узачак корылтайда сайланачак. Нурмөхәммәт хәзрәт яшь мөфтигә үзенең чалмасын, чапанын һәм таягын тапшырды. Үзе аның киңәшчесе булып эшләячәк.
Чарада Башкортстан Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Әббәсов һәм шураның эчке эшләр департаменты башлыгы Али Хәсәнов та катнашты.
Айнур Биргалинга 29 яшь. Ул Учалы районының Баттал авылында туган. Уральск касабасында тугызьеллык мәктәп, аннан соң Белоретта лицей тәмамлый. Уфаның Русия ислам университетына укырга керә һәм, үзенең сүзләре белән әйткәндә, “бертөрлелектән туеп”, белем алуын дәвам итү өчен Мисырдагы Әл-Әзхәр университетында укый башлый. Өченче курста укыганда Мисырда инкыйлаб башлана һәм ул кире Русиягә кайта.
Айнур Биргалин эшкуарлык белән дә шөгыльләнә. Спортчы. Ул көрәшнең грэпплинг дигән төре буенча ике тапкыр чемпион. Башкортстанның мөселман эшкуарлары ассоциациясе әгъзасы.
Мөнир ВАФИН.
Читайте нас: