Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 апрель 2019, 16:57

РАПАТТА ЭШЛӘР БАРА

Язга чыгу белән игенченең күзе кырда, күктә, кояшта. Җир өлгергәнме әле, дип, учына туфрак ала, болытлар күренмиме, дип, офыкка сынаулы караш ташлый. Уе техниканы барлый, орлык җитәрлекме дип, ындырларны урый. Елның-елында игенчелек һәм терлекчелектә яхшы күрсәткечләргә ирешкән чакмагышлылар быел да җиң сызганып эшкә керешкән. “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесенең 6нчы бригадасына караган Рапат авылы басуларында чәчү эшләре тулы куәтенә бара.

Басуда чәчәләр, фермада – сөт чишмәсе, авылда – тәртип
Язга чыгу белән игенченең күзе кырда, күктә, кояшта. Җир өлгергәнме әле, дип, учына туфрак ала, болытлар күренмиме, дип, офыкка сынаулы караш ташлый. Уе техниканы барлый, орлык җитәрлекме дип, ындырларны урый.
Елның-елында игенчелек һәм терлекчелектә яхшы күрсәткечләргә ирешкән чакмагышлылар быел да җиң сызганып эшкә керешкән. “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесенең 6нчы бригадасына караган Рапат авылы басуларында чәчү эшләре тулы куәтенә бара.
Без Чакмагыш-Бүздәк юлы буендагы басуга килеп җиткәндә механизаторлар пешекче Гөлнур Дәүләтова әзерләгән төшке аштан кузгалып кына торалар иде. Юл буендагы трактор, чәчкечләр дә, бәйгегә ыргылырга әзер атлар кебек, басу түренә төбәлгән. Бригадир Ибраһим Борханов, агроном Илфак Шәмсетдиновның оештыру һәм әзерлек эшләренә җитди каравы сизелеп тора – һәркем үз урынында һәм үз эшен, бурычын яхшы белә.
Ике өр-яңа чәчү агрегатын механизаторлар Айрат Әхмәдуллин, Марат Насыйров, Илнар Хәмидуллин, Динис Нәфыйков, Илшат Фәхретдинов, Руслан Зиһаншин, Ринат Вәлиев хезмәтләндерә. Орлык ташу эше Ринат Гайнетдиновка йөкләтелгән.
80нче еллардан бирле Рапат авылы басуларында хезмәт салган Тимерхан Латыйпов һәм яшь механизатор Ригат Хәмидуллин әйтүенчә, чәчүгә ныклап әзерләнгәннәр: ремонт эшләре, ашлама ташу төгәлләнгән. Яз елдагыдан бераз иртәрәк килсә дә, өлгергәннәр.
Игенче кебек тыйнак һөнәр ияләре бүтән юктыр, эшкә уңган булсалар да, сүзгә сараннар, көннең дә һәр сәгате елны туйдырырдай – чәчү агрегатлары тиз арада күздән югалды.
29 апрельдә бригаданың агрономы Илфак Шәмсетдиновка шылтыратып белештек: 333 гектарда арпа чәчелеп беткән иде инде. 109 гектарда борчак чәчү дә төгәлләнгән. Бодай чәчә башлаганнар, ул инде 550 гектарда чәчелгән. Гомум алганда, 1000 гектардан артык мәйданда чәчү эше төгәлләнгән. Рапс, кукуруз, чөгендер кебек культураларга чират соңрак җитәчәк. “Иртәнге 6нчы яртыда басуга кереп китәбез, – диде ул, – сәгать 9ларга кадәр эшлибез. Ике мәртәбә ашату оештырылган. 20ләп механизатор хезмәт сала. Әнфак Кәримов район күләмендә алдынгылар исәбендә”.
Басудан соң без Чакмагыш телевидениесе хезмәткәрләре белән сөтчелек фермасына юл тоттык. Аның өр-яңа биналары Чакмагыш-Бүздәк юлыннан үткәндә әллә каян күренеп, игътибарны җәлеп итеп тора. Менә инде аларның эченә дә күз салу мөмкинлеге туды.
Кара-чуар токымлы малкайлар, ят кешеләрне күреп, бераз аптырагандай иттеләр дә, янә үз эшләренә – алларына таратып салынган сенажга үрелделәр. Бина эче якты һәм чиста. Сыерлар көр һәм тәрбияле. Терлекче Фларит Даутов күрше Яңа Биккенәдән йөреп эшли икән. Эшкә автобус йөртүен, хезмәт шартларыннан канәгать булуын белдерде ул. Бу бинада терлекче Илам Вахитов, Рафаэль Әхмәтшиннар белән бергә эшлиләр. Журналист Рәзифә Сәхәпова әйтүенчә, Фларит Даутов – оста гармунчы, тормыш иптәше белән бергә район сәхнәләрен гөрләткән һәвәскәр артист та икән.
Югары белемле зоотехник Радмир Вахитов исә ферма мөдире вазыйфасында 2015 елдан эшли. “Бездә 20 эшче хезмәт сала, – диде ул. – 800 баш сыер малы бар, аларның 650се саудыра. Бәләбәй сөт эшкәртү заводына көненә 15 тонна сөт озатабыз. Сыйфаты евростандартка туры килә, майлылыгы 3,7-3,8 процент тәшкил итә. Маллар ел әйләнәсенә бинада асрала, көтүгә чыгарылмый, ашату комплекслы алып барыла. Терлекчеләребездән Ринат Дәүләтовның эш күрсәткечләре югары”.
Шулай итеп, районда гына түгел, республика күләмендә танылу алган “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесендә булдырылган системалы эш тәртибе Рапат авылы басуларында һәм фермасында да үз җимешләрен бирә.
Ә авыл биләмәсендә хәлләр ничек икән? Бу сорау белән без Рапат авылы хакимияте башлыгы Радим Латыйповка мөрәҗәгать иттек. Аның әйтүенчә, әлеге вакытта берничә проект өстендә эш алып барыла. Мисалга, Рәсмәкәй дигән авылда электр яктыртуы яхшыртылачак. “Реаль эшләр” проекты кысаларында Рапат авылы биләмәсендә сугышта вафат булганнарның исемнәре язылган стелла куелачак. Яңа Биккенәгә 3600метр озынлыктагы таш-гравий юл проекты планда бар. Күпчелекне борчыган чүп җыю һәм чыгару проблемасы да җайга салынып килә. Контейнерлар куелган, атнага ике мәртәбә “КамАЗ“ килеп, үзе бушатып алып китә. Дөрес, язгылыкка чүп-чар күбрәк, агач-куаклар да киселә, кая куйык, дип сорап килүчеләр дә була икән. Ләкин, теләк булганда, аңлашып-килешеп эшләргә, яшәргә мөмкин”, – дип сүзен йомгаклады Радим Рәшит улы.
Шулай итеп, Чакмагыш районының Рапат авылында эшләр бара. Басуларда чәчү гөрли, фермалар чиста, авыл хакимияте заман белән бергә атларга омтыла.
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.
Автор фотолары.
Читайте нас: