Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 апрель 2019, 01:26

Туймазыда Габдулла Тукайга бюст ачылды

Туймазыда Габдулла Тукайга бюст ачылды
Бюстны ачу 26 апрель Габдулла Тукай туган көнне узды. Ул Туймазы шәһәрендәге “Төмәнәк” татар милли-мәдәни үзәге каршына куелды. Бюстка Габдулла Тукайның туган һәм үлгән еллары һәм “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!” дип язылган.
Бюст ачу чарасында район хакимияте вәкилләре, уку йортлары укытучылары, укучы балалар, мәдәният хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек, Татарстанның Актаныш һәм Баулы районнарыннан, Башкортстанның Шаран, Бакалы һәм башка районнарыннан килгән кунаклар катнашты.
Бәйрәмгә Туймазы шәһәренең сәнгать осталары һәм татар якшәмбе мәктәбе укучылары зур мәдәни чара әзерләгән. Чыгышлар җыр-моңнар белән үрелеп барды.
Һәйкәлне ачу башлангычы да, аны эшләтү чыгымнарын да Русия татар авыллары берлеге рәисе, меценат, композитор Фәнир Галимов үз өстенә алган. Шуны да әйтергә кирәк, 2017 елда аның тырышлыгы белән Төмәнәк авылында “Бабай утары” исемле ачык һавадагы музей-комплекс һәм Туймазыда “Төмәнәк” Татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге ачылган иде. 2018 елда “Бабай утары”нда Башкортстанда татар фольклор төркемнәренең “Җырлыйк әле” дип аталган беренче фестивале узды. Казанда 2016 елда эшләүдән туктаган “ТәртипFM” радиосы да узган ел Туймазыда эшли башлады. Ул 100 чакрым радиуска тарала. Аны туймазылылардан тыш Татарстанның Азнакай һәм Баулы районнарында, Башкортстанның Шаран, Бүздәк, Бәләбәй һәм Ярмәкәй районнарында да тыңлыйлар.
Шулай ук 2014 елда Башкортстанда эшли башлаган “Сәләт” балалар аланын оештыруда да Фәнир Галимовның өлеше зур.
Русиянең татар авыллары берлеге җитәкчесе, композитор, Татарстанның атказанган артисты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, меценат Фәнир Галимов “Тулпар”га фикерләре белән бүлеште:
“Тукай бюстын без узган елның 26 апрелендә үк куярга тиеш идек. Бюст эшләнде, ләкин Тукай рухы азрак бирелгән кебек тоелды. Шуңа ашыкмаска булдык. Әлбәттә, Уфага кадәр ачсак мәгънәлерәк булыр иде, ләкин төп максат ашыгып ачу түгел, ә җиренә җиткереп эшләү. Бюстны эшләгән Октябрьскийдә яшәүче сынчы Рамил Шәфыйгуллин быел кыш илһамланып-рухланып аны үзгәртте һәм ул барыбызның да күңеленә ошады. Ниһаять, Туймазы халкы да Тукайлы булды. Без ел саен Тукай туган көнне шигърият бәйрәмен шушында уздырачакбыз. Аңа күрше районнар да килергә теләк белдерде”, диде Фәнир Галимов.
Аның бу эшенә зур бәя биреп, рәхмәт әйтүемә ул: “Иң мөһиме – Ходай Тәгалә кабул итсен”, дип җавап бирде.
Мөнир ВАФИН.
Читайте нас: