Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 апрель 2019, 01:15

Тукай һәйкәле янында шигърият бәйрәме узды

Тукай һәйкәле янында шигърият бәйрәме узды
26 апрель Уфада беренче тапкыр Тукай һәйкәле янында шагыйрь истәлегенә бәйрәм узды.
Һәйкәл янында узган тәүге чарада йөздән артык кеше катнашты. Чарада шагыйрьләр шигырьләрен укып ишеттерделәр. Чыгышлар “Нур” театры артистларының милли җырлар башкаруы белән үрелеп барды. Шагыйрьләрдән Фәрит Габдрәхим, Халисә Мөдәрисова, Илдус Фазлетдинов, Фәния Габидуллина, Альбина Хәлиуллина, Ирек Галин, Вәрис Акбашев, Мадриль Гафуров, Стәрлетамактан килгән Рәсим Шәфи-Рәхмәт, Земфира Муллаянова чыгыш ясады. Зәлия Ахунова Рафига Усманованың шигырен укып ишеттерде. ”Нур” татар дәүләт театрыннан Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисткасы Рәсимә Гайфуллина, Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов, Марат Хәсәнов Тукай әсәрләрен укып ишеттерде, бөек шагыйрь сүзләренә Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Афәрим Акчурин иҗат иткән җырлар яңгырады.
Чара күмәкләп “Туган тел” җырын башкару һәм һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Мөнир ВАФИН.
Читайте нас: