Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 апрель 2019, 22:53

Тукай – Уфада!

Тукай – Уфада!
Уфада мәктәп укучылары арасында “Тукай моңнары” исемле бәйге-фестиваль узды.
Чара беренче тапкыр Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасында үтте. Моңа кадәр узган бәйгеләр Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында уза иде.
Бәйге берничә номинациядә: Тукай шигырьләрен сәнгатьле сөйләү, әдипнең төрле телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләрен уку, төрле шагыйрьләрнең Тукайга багышлап язган шигырьләрен сөйләү һәм Тукай әсәрләре буенча композицияләр, тамашалар арасында узды.
Җиңүчеләр Бүздәк, Илеш, Краснокама, Чакмагыш, Бакалы, Уфа районнары укучылары. Җиңүчеләр саны буенча Илеш районы беренче урынны яулады.
Төркемнәр арасында алышта Борай, Краснокама, Илеш, Ярмәкәй, Хәйбулла, Бөре, Нуриман районнары, Стәрлетамак шәһәре укучылары катнашты. Гран-прины Чакмагыш районының Үрнәк мәктәбе укучысы Айгиз Сафиуллин яулады. Аңа Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров махсус бүләк тапшырды. Конгресс, шулай ук, 40 укучыга Казанга сәфәр оештырачак.
Чара Тукай һәйкәле янында күмәкләп фотога төшү белән тәмамланды.
Читайте нас: