Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 апрель 2019, 01:11

Ике республика язучылары очрашуы

Ике республика язучылары очрашуы
Башкортстан Язучылар берлегендә Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашу узды. Анда ике арадагы дуслык, хезмәттәшлек турында сүз барды. Ике язучылар берлеге арасында хезмәттәшлекне үстерү кирәклеге аталса да, кулалмаш китаплар чыгаруны арттыру кирәклегеннән башка тәкъдимнәр яңгырамады.
Иң кайнар чыгышларның берсен Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ ясады:
“Бик күп күренекле шәхесләр, язучылар бакыйлыкка күчте. Шул ук вакытта Гаяз Исхакый, Зәки Вәлидиләр арабызга кайтты. Кайчандыр казах, татар һәм башкортлар уртак Төркестан дәүләте төзү турында хыялланган. Алар безгә караганда киңрәк уйлаган. Без бер тапкыр тарих сәхнәсеннән китсәк, кире кайтуыбыз шикле. Бер-беребезне яклап, саклап яшәр вакытлар җитте. Һәр язучы туган телне яшәтү, милләтләрне яшәтү уе белән янарга тиеш. Ә аңа бергә булганда гына ирешеп була”, диде Рәдиф Гаташ.
Читайте нас: