Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 апрель 2019, 01:04

Башкортстанда Татарстан көннәре бара

Татар гимназиясендә очрашу
Казаннан килгән бер төркем язучылар һәм шагыйрьләр Уфаның 65 һәм 84нче татар гимназияләрендә булдылар. Гимназияләрдә кунакларны уку йорты белән таныштырдылар, аннан соң гимназияләрнең актлар залында алар белән очрашу узды. Чаралар гимназия укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт белән үрелеп барды.
84 санлы татар гимназиясендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов, Татарстанның халык шагыйрьләре Рәдиф Гаташ, Гәрәй Рәхим һәм Зиннур Мансуров булды. Зиннур Мансуров чыгышында милләтне саклауда гаилә һәм мәктәпнең урыны турында сөйләде. Киләчәккә татар рухын, татар телен саклау өчен балаларга зур өмет баглавын әйтте. Һәр кешенең яшәү мәгънәсе милләтне саклауга юнәлдерелергә тиеш дип билгеләде.
Мәктәп мөдире Рифкать Идрисов чыгышында гимназиядә укучылар милләтнең киләчәге барлыгын күрсәтә дип билгеләде.
Читайте нас: