Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 апрель 2019, 19:34

Уфага Тукай килә!

Башкортстанда Татарстан көннәре узачак
Ике тугандаш республика үсешен һәм дуслыгын ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан көннәренә бик күп чаралар планлаштырылган.
Татарстан көннәренә ут күршеләрдән республика президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге зур делегация килүе көтелә. Алар арасында төрле тармак җитәкчеләре, сәнгать әһелләре, язучылар, җәмәгать вәкилләре булачак.
Татарстан көннәрендә Рөстәм Миңнеханов “Башкортостан” дәүләт концертлар сараеның кече залында татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре белән очрашачак.
Ике республика җитәкчеләре Башкортстан һәм Татарстан хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек имзалаячак.
Татарстан-Башкортстан эшлекле форумы узачак, бик күп оешмалар арасында килешүләр имзаланачак, спорт һәм мәдәни чаралар узачак.
Татарстан көннәрендә Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл дә ачылачак. Һәйкәл ачу чарасы 18 апрель иртәнге сигездә узачак.
Читайте нас: