Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 апрель 2019, 01:53

Уфада башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I корылтае узды

Уфада башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I корылтае узды
Анда республиканың төрле төбәкләреннән, шулай ук, Чиләбе,
Оренбург, Курган, Самара, Сарытау һәм Свердлау өлкәләреннән, Пермь краеннан, Татарстаннан һәм Мәскәүдән килгән 800гә якын укытучы катнашты.
Форумда башкорт телен укыту буенча заманча программа һәм методикаларны гамәлгә ашыру, укучыларның һәм аларның ата-аналарының туган телне өйрәнүгә теләген арттыру, туган тел буенча белгечләр әзерләү, заман технологияләрен куллану кебек мәсьәләләр каралды.
Корылтайда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров та катнашты һәм беренче тапкыр башкорт телендә чыгыш ясады.
Читайте нас: