Илеш районының Карабаш урта мәктәбендә “Кызыл таң” нәшрияты хезмәткәрләре белән очрашу узды. Очрашуда нәшрият директоры, филология фәннәре кандидаты Фаил Фәтхетдинов, “Тулпар” журналының шигърият бүлеге мөхәррире Мөнир Вафин һәм “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Идрис Сәетгалиев катнашты. Очрашуда матбугат, аның рухи дөньяны баетуда урыны һәм башка көнүзәк мәсьәләләр турында сүз барды. Чара мәктәптә күпләп “Әллүки” журналына язылулары уңаеннан оештырылды. Укытучылар коллективы “Тулпар” журналына да күмәкләп язылырга ышандырды.