Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 апрель 2019, 15:48

Самолет урлап кача яздым

Самолет урлап кача яздым
Кайчандыр авылга беренче трактор, беренче машина кергәч бар халык: олысы-кечесе заман могҗизасын күрер өчен аның артыннан баш сындырып чапкан диләр. Мин дә СССР чорында колхоз басуларына ашлама сибәр өчен самолет килгәч, малайлар белән аны күрергә барган идем. Авыл малайларының күпчелеге летчик булам дип йөргән чорлар иде. СССР таралганнан соң басуларны алай эшкәртү беткәндер дип йөри идем, баксаң, ул дәвам итә икән.
“Кызыл таң” нәшрияты директоры Фаил Фәтхетдинов белән Илештән кайтышлый Чакмагыш районының җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятенә кереп чыктык. Чөнки анда халыкта “Кукурузник” дип аталган “Ан-2” очкычы белән басуларны эшкәртә иделәр.
Мин малай чак хыялымны тормышка ашырып летчик булмасам да, самолет хакында “этлекле” сораулар яудырдым:
– Чит илгә алып чыгып кача алабызмы?
– Була, ләкин чикне чыгу шикле, – диде “Ан-2”нең командиры Рифат Абдуллин.
– Самолетыгызны төнен килеп металлга туракласак? – дип куркыттым “дюрал” күплегенә сокланып.
– Алмаячаклар, чөнки тыелган, – диде командир.
– Опять баеп булмады,– дияргә калды миңа.
Очкыч эченә кереп танышып чыктым. “Ан-2” 1949нчы елда чыга башлаган, бу очкыч 1980нче елда җитештерелгән. Шулай булуга карамастан, җиһазлар шактый күп иде. Мотоцикл, машина, трактор, БТР белән идарә итә алсам да, моңа баш җитәрлек түгел. Шуңа очкычның ишеген эчтән ябып, идарәне кулга алып, бу юлы чит илгә таймаска булдым.
Читайте нас: