Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 апрель 2019, 11:07

Якташыбыз Халыкара Нәүрүз-Саммитта

Стәрлебаш кызы, Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Нуридә НАСЫЙБУЛЛИНА 20-23 мартта Төркиядә булып кайтты. Анталия шәһәрендә үткән Халыкара Нәүрүз-Саммит төрки дөнья проблемаларына багышланган иде.

Уртада – Нуридә НАСЫЙБУЛЛИНА.

Нәүрүз саммиты – күпмилләтле чара. Анда үзаллы ун фәнни симпозиум оештырыла һәм төрки дөньяга кагылышлы, иҗтимагый-гуманитар фәннәр буенча хезмәтләр тәкъдим ителә, тарихи һәм мәдәни бәйләнешләр яңартыла.
Нуридә Шәйдулла кызы конференциянең пленар өлешендә һәм секциядә чыгыш ясады. Төрек телендә ясалган докладларның темасы Башкортстан белән бәйле булып, «Стәрлебаш мәдрәсәсенең мәдәни мирасы һәм тарихы» һәм «Тукаевларның мәгърифәтчелек һәм рухи эшчәнлеге» дип аталды.
Д. Сөләйманова.
Читайте нас: