Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март 2019, 21:38

ГАЕПСЕЗГӘ ГАЕПЛЕ

ГАЕПСЕЗГӘ ГАЕПЛЕ
Операция өстәленә ятуы булды, ике полиция сержанты бәреп кереп, кулчалар кидереп, куркыныч җинаятьчене алып киткән кебек, Рамазанны конвой машинасына утыртып алып киттеләр. Аңа операция эшләргә җыенган ак халатлылар аптырап басып калдылар. Рамазан үзе дә аптыраудан гаҗиз иде. Ирне полиция бүлегенә китерделәр дә караңгы камерага кертеп ябып куйдылар. Ул үзенең монда ялгышлык белән килеп эләгүен аңлады, әмма бу куркыныч тозактан ничек ычкыну юлын гына белмәде.
Зарыгып көтә торгач, озын һәм газаплы төн үтте, кечкенә тимер рәшәткәле тәрәзәдән кызарып таң сызылганы шәйләнде. Рамазан йокысызлыктан кызарган күзләрен бикле ишеккә төбәп, аның ачылганын көтте. Ниһаять, ачкыч шалтыраган тавыш ишетелде һәм аның артыннан ук сакчы үзе дә күренде. Аны сорау алырга чакырдылар.
Өстәл артында лейтенант погоннарын ялтыратып утырган полиция хезмәткәре үзен: “Җинаятьләр эзләү бүлеге инспекторы Курамшин”, — дип таныштырды. Ул Рамазанны зур җинаятьче итеп күргәндәй, алай гына да түгел, җинаять өстендә тоткандай эш итте. Ямьсез сүзләр белән янап, гаепләнүченең башына да килмәгән сорауларын яудырды да яудырды. Рамазан шушы сораулар аша ниндидер зур җинаять турында сүз баруын аңлады: өченче көн кич белән, күз бәйләнгәч, кемдер аныкы кебек маркалы машина белән бер юлчыны бәрдереп киткән икән. Бәхетсезлеккә каршы, машинаның номерын күрүче булмаган. Җинаять ясаган машина аныкы белән бертөсле. Шуның өчен аны гаеплиләр икән! Рамазанның: “Мин гаепле түгелмен, элекке көнне кич машинам белән беркайда да чыкмадым, көндез генә күрше авылга баҗаларга барып кайттым, әмма көндезге сәгать икеләр тирәсендә өйдә идем”, — дигән сүзләрен тикшерүче гүя колагына да элмәде. Аның үз туксаны туксан, Рамазанны гаепле итү фаразыннан бер адым да читкә тайпылырга исәбе юк иде шикелле. “Күршеләрегез дә синең көндез кайтканыңны күрмәгән, бернинди дә алибиең булмагач, боргаланыр җирең юк, мин синең телеңне ачтырырга даруын табармын”, — дип, чыгырыннан чыкты.
Ул Рамазанны сындырырга тырышып озак утыртты, әмма теләгенә ирешә алмагач: “Гаебеңне таныр өчен сиңа тагын ике көн вакыт бирәм”, — дип янап, иртәгәсен тагын сорау алачагын белдереп, аны кабат шул караңгы камерага кертеп яптылар.
Борчулы уйлар кочагында тагын бер көн үтте. Рамазан үзен үрмәкүч авына эләккән чебен халәтендә тоеп, әлеге аудан чыгу юлларын эзләде. “Суга баткан — саламга ябышкан”, — дигән мәкальне искә төшереп, моннан өч көн элек булган көннең һәр минутын күз алдыннан үткәрергә тырышты. Менә, ниһаять, күңел түренең яшерен бер почмагында пыскып янган өмет уты шәйләнгәндәй булды. “Моны ничек онытканмын?!” — дип, ул төн үткәнен зарыгып көтеп алды.
Иртәгәсен, ишекне шакып, конвойга инспекторга әйтер сүзе барлыгын хәбәр итте. Һәм менә Рамазан шул тикшерүче алдында инде ничәнче тапкыр теге көннең һәр минутын бәйнә-бәйнә сөйләп утыра. Бу юлы инде элекке сөйләгәннәрен тулыландырып, җинаять эшенә кирәге булмагандыр, дип уйлап төшереп калган һәр мизгелне телгә алырга булды. Рамазанның җинаять булган көнне көндез күрше авылдан кайткан чагы нәфис фильм тасмасындагыдай күз алдыннан үтте. Наратлы авылыннан кайтырга чыккач, олы юл чатында бер әби кул күтәреп, аны туктатып утырып кайткан иде. Исемен кем диде соң әле? Онытылган, әллә Мәликә, әллә Мәсния? Әмма шунысы хәтерендә нык калган, әби бик дини иде булса кирәк: “Өйлә намазын укырга ашыгам”, — дигән иде. Рамазан үзе дә бик ашыкса да, иртәгә үзенең дә операциягә керәсен уйлап, “бер рәхмәт мең бәладән коткара”, дип, әбине яшәгән йортының капка төбенә кадәр китереп куйган иде. Алай гына да түгел, үзенең иртәгә дәваханәгә керергә тиешлеген, бүген кайтып мунча ягарга ашыкканын да әбигә сөйләп барганы хәтерендә. Ә әби үз чиратында зур рәхмәтләрен белдереп, аның өчен догада торасын әйткән иде. Рамазан тикшерүчегә үзенең ул көнне кич белән урамда йөрергә бөтенләй вакыты да, теләге дә, кирәге дә булмаганын аңлатырга тырышты.
Боз кебек салкын күңелле тикшерүче шунда гына үзенең ялгыш юлдан киткәнен, чын җинаятьченең Рамазан булмавын, аның бүген дә рәхәтләнеп иректә йөреп ятканын чын-чынлап аңлады кебек. Әмма салкынлыгын җуймыйча: “Ярый, тикшерербез, әбине дә эзләрбез, шулай да син әлегә һаман шик астында каласың”, — дип, аны кабаттан караңгы камерага озаттырды.
Менә кулга алынуына өченче таң атты. Теге әбине алып килеп, сорау алдылар һәм Рамазанны карчык белән кара-каршы очраштырдылар. Әби аны таныды, егеткә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай итеп, аның аркасында гына Рамазан бәладән котыла алды.
Гөлсимә ЗИННӘТУЛЛИНА.
Борай районы.
Читайте нас: